Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фарсель Зыятдиновтан бәрәңгене саклау буенча киңәшләр

- Быел бәрәңге начар сакланачак, чөнки авырулары күп булды. Шуңа күрә җыеп алгач, берничә тапкыр араларга, чери башлаганнарын чүпләп алып ташларга, яхшы дигәннәрен бер-ике тапкыр җилләтергә кирәк булачак. Күп кешеләрнең бакчасында булдым, башлыча, өч төрле авыру киң таралганын күрдем.

Фитофтороз белән авырганнары да бар, кара тимгел авыруы (макроспариоз) да очрады, шактый гына бакчаларда бәрәңге нематодасы да күренде. Арада иң куркынычы да шушы соңгысы. Бәрәңге нематодасы авыруы булганда, бәрәңгенең яфраклары, ботаклары гына шиңеп калмый, ә бәрәңгеләре дә йомшый. Мондый авырулы бәрәңге җиренә 3-4 ел утыртмаска кирәк. Бәрәңге бакчасының участогы зур икән, аны икегә бүләргә мөмкин. Авыру бәрәңгеләр булмаган якка - бәрәңге, ә икенче өлешенә яшелчәләр - азык чөгендере, кишер, суган һ.б. утырту мәслихәт.
Яшелчә утыртып, ял иттергән участокка берничә елдан кабат бәрәңге утырта башларга мөмкин. Бу, фәнни тел белән әйткәндә, чәчү әйләнешен сакларга кирәк дигән сүз. Авыру төптән алынган бәрәңгеләрне орлыкка калдырырга, утыртырга ярамый. Утырткан очракта да аннан авыру таралачак кына.

Бәрәңгенең уңышына килгәндә, ул уртача чыга быел. Тулаем алганда, уңды дип мактана алмыйбыз. Чөнки июнь аенда, бәрәңгегә дым кирәк вакытта, 35-37 градус эсселек булды. Бу аңа үсәргә ирек бирмәде. Аннан кирәкмәгән чакта яңгырлар китте. Әмма кайбер җирләрдә, урыны белән, уңыш булырга мөмкин. Чөнки эссе көннәрдә дә яңгыр яуган урыннар булмады түгел.
Чыганак: "Шәһри Казан" басмасы
Фото: http://ogorodsadovod.com/entry/523

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250