Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фасольдән кыш өчен салат

Кыш өчен ашларга да, борщ өчен дә шәп була. Болай ашарга да тәмле.

2 кг помидорны иттарткычтан чыгардым. Зур савытка салып, шуңа туралган 1 кг болгар борычы, 1 кг суган турап, кыргычтан уылган 1 кг кишер, ярты кг пешкән фасоль салдым (фасольне кичтән бүрттерергә куйдым, иртән салкын су белән юып, ярты сәгатьләп пешердем). Шуңа 2,5 аш калагы тоз, 250 мл сыек май, 300 гр шикәр комы (200дә җитә) салып кайнатырга куйдым. Кайнап чыккач, 25 минут пешердем, 70 мл аш серкәсе салып, тагын 7 минутлап кайнаттым. Банкаларга тутырып каплап куйдым. Шушыннан 12 ярты литрлы банка чыга. Фирүзә Гатина.

Фото: pixabay.com
Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә