Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Федераль каналлар трансляцияне туктатып, давыл турында хәбәр иткән.

Мәскәүдә узган тәүлектә явым-төшем күләме ун миллиметр тәшкил иткән.

Пәнҗешәмбе көнне кичен федераль каналлар трансляцияне туктатып, Мәскәүдә давыл турында хәбәр иткән.

Мәскәүдә узган тәүлектә явым-төшем күләме ун миллиметр тәшкил иткән. Бу айлык норманың 13 проценты чамасы. РИА Новости агентлыгы «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Александр Синенковка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Моңа кадәр Александр Синенков агентлыкка җомга көнне башкалада болытлы һава торышы көтелүе, кыска вакытлы яңгыр явачагы һәм 19 градуска кадәр җылытачагы хакында сөйләгән.

Пәнҗешәмбе көнне кичен федераль каналлар трансляцияне туктатып, Мәскәүдә давыл булачагы турында хәбәр иткән. Әлеге хәбәрне эфирга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күрсәтмәсе белән биргәннәр. Тамашачыларны яңгыр һәм көчле җил хакында кисәткәннәр.

Үз чиратында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсе яңгыр җомга көнне төн уртасыннан кичке алтыга кадәр явачагы хакында кисәткән. Җилнең тизлеге көн уртасында секундына 23 метрга кадәр көчәячәк.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңгыр