Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Федераль ярдәм турында

«Без 2008нче елда социаль программа кысаларында, дәүләт тарафыннан бушлай бирелә торган 100 мең сумлык ярдәм алу максатыннан, гариза язып, 54 квадрат метр мәйданлы яңа йорт салу артыннан йөри башладык. Башта фундаментын салыгыз, аннары 30 процент төзелеш эшен башкарыгыз, 100 мең аннан соң бирелә, диделәр. Туган-тумачадан, таныш белештән әҗәткә акча җыеп...

Сорауга җавапны төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлнара Әхмәдиева бирә: «Әлеге гаилә безгә авыл җирлегендә яшәүче яшь гаилә буларак 2008нче елның 25нче декабрендә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Алар «Авылның 2013нче елга кадәр социаль үсеше» федераль программасына кертелеп, комиссия тарафыннан 2008нче елның 12нче декабреннән район башкарма комитеты кабул иткән 12нче номерлы карары буенча 66нчы номерлы боерыкка нигезләнеп, Хәбибрахмановлар гаиләсе исемлеккә кертелде. 2011нче ел ахырында алар чиратта 41нче гаилә булып торалар иде. Әлеге программа буенча гражданнардан - 92, ә яшь гаиләләрдән 125 гариза кергән. 2011нче елда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә районда 14 яшь гаиләгә әлеге ярдәм бирелгән.
Бу чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы һәм федераль бюджеттан бирелгән еллык финанс мөмкинчелегеннән чыгып тормышка ашырыла».
Җавапны әзерләде
Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250