Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 терлекне коткарган

Янгын сүндерүчеләр якындагы ферманы янгыннан саклап калган.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 сыерны һәм бозауны коткарган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 14.53 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Арча районының Божа торак пунктында ферма януы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фермада эшләүчеләр 130 терлекне абзардан чыгара алган.

Янгын сүндерүчеләр якындагы ферманы янгыннан саклап калган. 15.16 сәгатьтән янгынны чикләгәннәр, ә 25 минуттан бөтенләй сүндергәннәр.

Зыян күрүчеләр юк, янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын