Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Февраль кемнәргә бәхет вәгъдә итә?

Бу эш мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт өлкәсенә дә кагыла. Ә менә үзең кебек Ут стихиясендәгеләргә күңелеңне ачсаң да була.

Кучкар үзендә көч, энергия, җимертеп эшлисе килү теләге тояр. Тормыш ритмы югары тизлектә булачак. Чаян белән Кәҗәмөгезгә бик ышанып бетмә әле. Бу эш мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт өлкәсенә дә кагыла. Ә менә үзең кебек Ут стихиясендәгеләргә күңелеңне ачсаң да була. Арыслан яисә Укчы белән нәтиҗәле, шәп эшләр майтара алачаксың. Сәфәр дә көтелә. Кучкар, февральдә бәхетле булыр өчен сиңа язмыш агымы буйлап агарга гына кирәк! Барысын да йолдызлар үзе башкарачак...

Арыслан дус, тышкы кыяфәтең белән мавыгып китеп, рухи үсеш хакында онытмадыңмы? Кышның соңгы аен чагу эмоцияләр алудан, ял итүдән башласаң шәп булыр. Эштә бераз тәнәфес ясап, ял итеп алу хәерле. Ә менә мәхәббәт өлкәсендә зур уңышлар килергә мөмкин. Ял иткәндә оештырган мәдәни-күңел ачу программагыз яңа танышу яисә күптән күрешмәгән кеше белән очрашу вәгъдә итә. “Роман”нардан курыкмагыз. Алар җитди һәм озайлы булмакчы. Кыскасы, Арыслан, февральдә бәхет өчен сиңа ял һәм күңел ачу кирәк!

Чаянга эштәге мөнәсәбәтләргә игътибар бүлү киңәш ителә. Барысына да ышанып бару кирәкми! Соңгы арада бик ышанучан булып киттең бит... Бераз салкын акыл белән эш итсәң, матур биеклекләр яуларга һәм яхшы керем килергә мөмкин. Ай гади, җиңел, тыныч булачак. Икенче шәһәрдәге яисә райондагы кеше белән романтик мөнәсәбәтләр дә башланырга уйлый, дип ышандыра йолдызлар. Кызыклы мөнәсәбәтләр һәм эштә игътибарлылык бәхет китерер.

Кәҗәмөгез, ял итәргә вакыт! Эш турында уйлап йокыга таласың, эш турында уйлап уянасың. Ә бит сөйгән кешең хакында уйлап йокларга һәм уянырга кирәк, югыйсә. Тормышыңа чагу очрашулар, романтик маҗаралар керт, һичшиксез, бәхет тоячаксың, дип яза Кызыл таң. Кыскасы, ашыгыч рәвештә ял һәм романтика кирәк!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп йолдызнамә