Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Февраль уртасында кемнәргә бәхет елмаер?

Йолдызнамәнең биш билгесенә, дип ышандыра астрологлар. Кемнәр алар, бәхетлеләр?

Нәкъ февральдә Венера Кучкар билгесенә керә, димәк, Кучкарга язмыштан матур бүләкләр көтәргә кирәк. Бу аеруча шәхси тормышка кагыла. Ялгыз Кучкарлар тормышларын мәгънә белән тутырачак кешеләрен очратыр. Ә парлыларның мөнәсәбәтләренә гармония өстәлер.

Игезәкләр ашыга да ашыга. Тәмам арыды алар. Ял һәм тынычлану кирәк. Февральдә моңа форсат чыгар. Бетмәс эшләрдән котылып, вакытны үзләренә багышлый алырлар. Иң мөһиме - бу вакытта өстенлекләрне дөрес билгели белергә кирәк.

Кыз билгесендә туганнар акчага күмелергә әзер булсын. Соңгы арада аларның уйлары гел җитмәгән акчалар турында булды. Ниһаять, бу уйлар онытылачак. Февральдә яңа эшкә урнашкан Кызлар, лаеклы хезмәт хакы алып, шатланып эшләячәк.

Бизмәнне романтика, мәхәббәт маҗаралары көтә. Әгәр парлы Бизмән моңа кадәр хәләле белән гел мөнәсәбәтләр ачыклап яшәгән булса, февральдә талашулар, аңлашылмаучанлыклар тукталачак. Нәрсәнең әһәмиятле икәнен аңлап, Бизмән компромисска бара белергә өйрәнәчәк.

Чаянга эшләнеп бетмәгән мөһим эшләре турында уйларга кирәк. Чөнки тиздән алар тагын да күбәячәк. Ләкин мәшәкатьләр бик күңелле булмакчы! Яңа танышулар, яңа дуслар, ә, бәлки, яңа эш тә булыр. Тормышыгыздагы зур үзгәрешләргә әзер булыгыз!

 

Фото: depositphotos

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп йолдызнамә