Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Февраль уртасында мәхәббәтегез ташып торыр!

Быелгы кышның соңгы аенда күпләргә уңыш елмаячак, дип ышандыра астрологлар. Ә менә йолдызнамәнең өч билгесе аеруча бәхетле булачак икән.

Үгезбозауга яшерен гашыйк тотып йөрүче пәйда булачак. Бу кеше аңа гадәти булмаган гаҗәп игътибар билгеләре күрсәтә башлаячак. Үгезбозау тик яхшылыкка әзер булсын, тиздән әлеге кешенең кем икәнлеге ачыкланачак. Йолдызлар Үгезбозауга һөнәри өлкәдәге эшләргә чумарга киңәш итә, күңелле мизгелләр бүләк итәчәк матур үзгәрешләр көтелә.

Арысланга гаиләсенә күбрәк игътибар бүләргә кирәк. Өйдә җылы мохит урнашкач, карьерада күтәрелеш башланачак. Бер-береңнең ярдәмен тою финанс иминлегенә китерәчәк. Арыслан өчен февраль — баланс һәм гармонияне тергезү ае, дип ышандыра йолдызлар.

Укчыга курыкмыйча яңа эшләргә тотыну хәерле булачак. Февральдә аның барлык талантлары яхшы ачылып китәчәк. Ай уртасында сөйгәне өчен матур гамәлләр башкарган Укчыны чиксез бәхетле көннәр көтә!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә