Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Февральдә бакчачы мәшәкатьләре

Борынгылар февральне юкка гына иң җилле һәм бураннарга бай ай дип атамаган. Ләкин бакчачыларның февральдә иркенләп ял итәргә вакыты юк, чөнки җаваплы эш чоры башлана: бакчада да, өйдә дә.

Февральнең беренче яртысы, гадәттә, гыйнвар аена охшаш була: салкын көннәр, көчле җилләр һәм бураннар. Бу чорда туфрак һәм елгалардагы бозларның иң нык туңган чагы. Борынгылар февральне юкка гына иң җилле һәм бураннарга бай ай дип атамаган. Ләкин бакчачыларның февральдә иркенләп ял итәргә вакыты юк, чөнки җаваплы эш чоры башлана: бакчада да, өйдә дә.

Үсентеләр утыртыр вакыт җитә
Үсенте утыртыр өчен туфракны күпләр үзләре әзерли, ә кемдер әзер грунт сатып алуны хуп күрә. Бүген аларның ышанычлылары шактый. Аларга орлык чәчәр алдыннан һәр килосына берәр чәй кашыгы исәбеннән AVA ашламасы кушарга һәм яхшылап бутарга киңәш ителә. Болай иткәндә, үсентеләрне үскән чорда кат-кат ашлап торасы булмый.
Үсенте утыртасы туфракны (никадәр ышанычлы булып тоелса да), парландырырга киңәш ителә. Моның өчен туфрак салынган ябык капчыкны чиләккә салып, чиләкнең стенасы буйлап бик кайнар су агызасың һәм тулгач, капкач белән ябасың. Су суынганнан соң туфракны аласың һәм шуңа орлык утыртасың.

Үзең туфрак әзерлисең килсә, моның өчен бер чиләк торфка ярты чиләк ком һәм бер литрлы банка белән көл кушарга кирәк. Көл урынына акбур да бара. Торфны бакчачылар кибетендә, ә акбур белән комны төзелеш материаллары сатылган кибеттән алырга була. Торф урынына кокос субстраты кулланырга мөмкин (бер чиләк суга бер брикет).
Ләкин шуны онытмагыз: әлеге кушылмада берни дә юк, шуңа әзерләгәндә теләсә нинди комплекслы минераль ашлама кертергә кирәк булачак. Үсентеләрне исә су белән түгел, ә ашлама эремәсе белән сугарырга кирәгәчәк (3 литр суга бер чәй кашыгы). Әгәр сыек ашлама кулланасыз икән, 5 литр суга бер чәй кашыгы алыгыз. Комплекслы ашлама составына азот, фосфор һәм калий гына кереп калмый, шулай ук микроэлементлар да керә.

Барсыннан да бигрәк бу максатка “Унифлор-рост” препаратын куллану отышлы. Моның өчен 3-5 литр суга 1 чәй кашыгы ашламаны саласың да, үсентеләрне әлеге эремә белән сугарасың. Шулай ук AVAның порошоклы фракциясен кулланырга мөмкин. Моның өчен 1 чәй кашыгы ашламаны 3 литр суда эретеп, 3 көн төнәтәсең, аннан үсентеләргә сибәсең.

Орлык турында бүген үк кайгырт!
Орлыкны теләсә кайда һәм теләсә кемнән алырга ярамый, бары тик фирма кибетләрендә генә сатып алыгыз.

Кибеткә юл тотар алдыннан үзегездә булган запасны тикшерегез. Запаска булыр дип артык күп орлык сатып алырга киңәш ителми. Нинди культураны күпме күләмдә утыртачагыгызны кат-кат исәпләгез, аннан бакчадагы һәм теплицадагы урыннарга утырту планын төзегез. Шулай иткәндә, артык орлыкка акчагыз әрәм булмас.

Яфраклы петрушка һәм укропны кар бетү белән, апрель башында ук чәчәргә мөмкин. Петуния һ.б. вак орлыкларны март уртасында, астра орлыкларын март ахырында чәчәргә кирәк, юкса, үсентеләрегез буйга артык үсәр. Апрель урталарында бәрхәт, тырнак, циннияне чәчәргә кирәк.

Помидор, борыч, баклажаннарны утыртырга артык ашыгырга ярамый. Баклажан һәм борычларның биек булып үсә торган сортларын февральнең егермеләрендә, помидорныкын мартның тәүге көннәрендә чәчәргә мөмкин.

Борыч орлыклары авыр тишелә, шуңа тәҗрибәле бакчачылар аларны ашыктырырга остарды. Моның өчен аларны кечкенә чүпрәк капчыкка салып, 53 градус кызулыктагы су салынган термоска ярты сәгатькә салып торалар. Аннан алалар да, капчыгы белән тәлинкәгә салып, бер тәүлеккә суыткычның туңдыргыч астына ук куялар. Аннан тиз үк чәчәләр.

Борычны гына түгел, башка культураларның орлыкларын да яңа буын препаратлары эремәсендә (“Эпин-экстра”, “Циркон”, “Гуми”, Силк”) тотып алсагыз, нәтиҗәләр яхшырыр.

Борычларның күчереп утыртуны авыр кичерүен беләсездер (аларның суыручы тамырлары җиңел өзелә һәм авыр төзәлә). Шуңа аларны баштан ук ярты литрлы стаканнарга утыртырга киңәш ителә. Һәр стаканга өчәр орлык салыгыз. Борычларны тирәнәйтмиләр, шуңа орлыкларны тирәнгәрәк (3-4 см.) утыртыгыз.

Орлык тышчасын ташламый шытып чыкмасыннар өчен утыртыр алдыннан туфракны яхшылап дымландыру мөһим (артыгын да ярамый). Аннан туфракны кашык белән баскалап тыгызлагыз һәм орлыкларны салыгыз, аннан 3-4 см. калынлыгында коры туфрак белән каплатып, тагын кашык белән тыгызлыйбыз. Стаканнарны пыяла яки пленка белән каплап, җылы урынга куябыз. Болай эшләгәндә, борычлар бер атнадан баш төртер. Температура 28-30 градус чамасы булырга тиеш. 40 градустан кызуракта орлыклар яна. 20 градустан түбән булса, шулай ук үләчәк.

Беренче шытымнар күренә башлау белән, башкалары күренмәсә дә, савытларны шунда ук якты, салкынча урынга (15 градус чамасы) күчереп утыртыгыз. Бер атнадан һава температурасы 25 градус булган бинада урын алырга тиешләр. Орлык яфраклары ачылу белән үк сыек ашлама белән сыйлый башлагыз, бу максатка “Унифлор-бутон” куллану яхшы булыр, чөнки борычлар калий яраталар.

Тагын кем игътибар сорый?
Бу чорда суган, сарымсак, гладиолус һәм георгиннарны тикшереп торыгыз. Әгәр гладиолус суганчаларында һәм георгин бәрәңгеләрендә шикле таплар барлыкка килгән икән, үткен пычак белән аларны кисеп ташлагыз, кискән урынны зеленка белән сөртеп, көл яки төелгән аспирин сибеп зарарсызландырыгыз.

Кыяк җибәрергә җыенган суган һәм сарымсакларның үсешен инде туктатып булмый, иң яхшысы, аларны тирән булмаган савытка туфракка утырту һәм тәрәзә төбенә урнаштыру. Суны аз сибегез, юкса, өегезне вак чебен басып алуы мөмкин. Ике атна да үтмәс, сез тәмлекәй яшь һәм яшел кыяклар белән сыйлана башларсыз.

Куян кунакка килгән
Февральдә агачларга куяннар зыян салырга мөмкин. Кар биек булса, бакчага көрт астында калган коймалар аша җиңел үтәләр. Алар аеруча яшь ботакларны, штамб тирәли кайрыны яратып кимерә. Шулай ук тычканнар да йокламый, алар кар астыннан килеп, тамырларга һәм каерыга зыян салалар. Әгәр каерыны балдаклап кимерсәләр, агачның харап булуын көт тә тор! Шуңа күрә февральдә агач төпләрендәге карны тыгызлап таптагыз, бу аларга агач янына килергә киртә булыр.

Чыбыкча әзерләгез!
Көздән әзерләп өлгермәгән булсагыз, февральдә чыбыкчалар (черенки) әзерли аласыз. Моның өчен ышанычлы агач сортыннан бер еллык ботакларны кулланырга була. Аларны секатор ярдәмендә агачның көньяк һәм төньяк өлешеннән 15-40 см. озынлыкта кисеп алалар. Бер агачтан алынганнарын бергә бәйләп куялар, сорты язылган этикетка беркетәләр. Чыбыкчаларны бакчада, кар астында сакларга мөмкин.


Кура җиләге
Журавлик
Яңа, уртача өлгерү сроклы, перспективалы сорт. Куагыннан 2 килограммга кадәр уңыш бирә. Җиләкләре бик тәмле (тәмләү бәяләмәсе 4,7 балл), төсе – матур кызыл. Массасы – 2,7-3,5 грамм. Сорт төрле гөмбәчек авыруларына, кура җиләге талпанына чыдам.

Золотые купола
Ремонтант сорт. Куак биеклеге 1,3-1,5 метр. Җиләкләре эре, 6 граммга кадәр. Төсе – чагу сары, өлгергәч абрикос төсенә керәләр. Тәмле, сусыл, әчкелт-баллы. Еш күзәтелүче чирләргә һәм корткычларга чыдам.

Патриция
Иң эре җиләк сортларының берсе исәпләнә, җиләк массасы – 4-12 грамм, кайсыберләре 14 граммга кадәр җитә. Җиләкләре уртача тыгызлыкта, бәрхәтсыман, тәмам өлгергәч тә озак коелмыйлар. Тәме – авызда эреп бетә торган татлы җиләк тәме, гаять сусыл. Уңышны мул бирә – куагыннан 4-5 килограммга кадәр. Уңышы ел саен мул була.

Пересвет
Уртача-соң өлгерә торган сорт. Җиләкләре эре – 4 грамм чамасы, озынча формалы, төсе – карачкыл кызыл, тыгыз, тәмле. Сорт гөмбәчек авыруларына бирешеп бармый, транспортта йөрткәндә формасын яхшы саклый. Һәр куак 3-4 килограмм яхшы сыйфатлы җиләк бирергә сәләтле.

Сез сораган идегез
Сорау:
Чалмачәчәгемне (пион) быел күчереп утыртырга телим. Аның урынына нинди чәчәк утыртыйм?
Җавап:
Чалмачәчәк үскән туфрак бик нык ярлылана, уңдырышлылыгы бик кими. Шуңа күрә бу урынга 1-2 ел дәвамында берни дә утыртмасагыз яхшырак булыр. Тик күпләр өчен бу мөмкин түгел, шуңа күрә яңа үсемлек утыртканчы, чалмачәчәк үскән урындагы туфракны ашлау мөһим. Моның өчен аның һәр квадрат метрына икешәр чиләк черемә һәм башка тукландыргыч ашламалар кертергә кирәк, дип яза Өмет басмасы.

Фото: Г.Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга