Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әфганчылар ел саен җыелышып, 25 декабрьдә Ватан сакчылары һәйкәленә килә.

Совет гаскәрләре Әфганстандагы яңа дәүләт реформасын җайга салуда, әфган халкына күтәрелеп китәргә булышырга тиеш иде.

Хәрби ветераннарыбызның кылган изге һәм файдалы гамәлләре күз алдында. Алар бер-берсен онытмый, кыен чакларда үзара ярдәмләшеп яшиләр. Әфганчылар да ел саен җыелышып, 25 декабрьдә Ватан сакчылары һәйкәленә килә.

Быел да килдек. Нәкъ 40 ел элек, 1979 елның 25 декабрендә, төнге сәгать 3 тә безнең гаскәрләр Әфган җиренә керде. Төп максат – Ватанның көньяк чиген саклау, әфган халкына дусларча ярдәм итү иде. Шушы көннән Әфганстанның кайнар нокталарында сугышлар башлана һәм безнең совет гаскәрләре Әфганстандагы яңа дәүләт реформасын җайга салуда, әфган халкына күтәрелеп китәргә булышырга тиеш иде. Әлеге дата уңаеннан, матәм көне дип һәйкәлебезгә киләбез, сугышчан дусларыбызны искә алабыз.

Әфган сугышында безнең районнан 185 кеше катнашкан. Шуның 7се – Кызыл Йолдыз ордены алган, 11 кеше “Батырлык өчен”, 21 кеше “Сугышчан батырлыклар өчен”медальләргә лаек.

Хәзерге вакытта 39 әфганчы мәрхүм инде.

Дилүс ГАТИЯТУЛЛИН,

әфганчылар җәмгыяте рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе