Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Фикердәшләр» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева яза

Киләсе елда “Фикердәшләр”гә 20 ел була

«Алага шөкер, «Фикердәшләр» бәйрәмен быел да уздыра алдык. Татарстанның иң оста алып баручыларыннан булган Ильмир Ямалов бәйрәмебезне гөрләтте генә. Биш сәгать барган бәйрәм кичәсендә һәркем күңел ачып, җырлап-биеп, тагын да көч, рух алып, шатланып кайтып киттеләр. Кариле авылының «Раил» кафесы бик матур, тәмле итеп ризыклар әзерләгән иде. Кафе хуҗасы Гөлфия апа Нәсыйхова да табынга үз өлешен кертте. Аның пешекчеләренә һәм дә үзенә зур рәхмәт. “Балтач нуры” мәчете имамы Илгиз хәзрәт Әхмадуллин үзенең хезмәттәшләре белән бәйрәмне уздыруда ярдәм итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдинов та вакыт табып, котлап китте. Бәйрәмебезне бизәгән һәркемгә зур рәхмәт. Күрше Кукмара районыннан да кунакка килүчеләр бар, менә ике ел рәттән килделәр инде. Соңыннан инвалид кызның әнисе видео да ясап җибәрде әле. Киләсе елда “Фикердәшләр”гә 20 ел була, Алла боерса”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев