Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

" ФИКЕРДӘШ " ЛӘР ГӨРЛӘТТЕ+фоторепортаж

" Фикердәш" ләр әнә шулай бер -берсенә карата дус - татулыкны саклап яши. Шулай булсын.Бергә булганда төрле бәйрәм чаралары гөрләп ,балкып торыр Алла боерса. 

 Бу яңа ел , безнең өчен икеләтә бәйрәм төсе алды. Чөнки, инде күпләр яратып йөри торган “ Фикердәш” клубына 15 яшь тулды. 
 Ә әлеге юбилей кичәсен ,13 гыйнвар көнне, Кариле авылының " Раил " кафесында зурлап билгеләп үттек. Чараның башында, Балтач районының башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, " Фикердәш" тә йөруче, физик мөмкинлекләре чикле, әмма, рухы белән көчле бу кешеләргә, ихластан изге теләкләрен җиткерде: 
“ Сезнең, спортта ,иҗатта, һәм башка, җәмгыяттә уз көчегез белән тырышып ирешкән уңышларыгызга бик сокланам, районыбызны еракларга танытып яшәвегезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук, бугенге бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган,ел да сезне хөрмәт итеп килгән Шеңшеңгәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гафия Газизовага , район мәдәният йорты хезмәткәре Раил Нигьматҗановка, танылган җырчыларыгыз Инсаф Мәрданов,Ильмир Галиев, Фәннур Әухадиевларга да зур рәхмәтемне юллыйм.Әлеге бәйрәмнең ихластан уздырылганы, залга килеп керугә ук сизелә,- диде җитәкче. 
• Аннан соң, суз " Наз " узәге җитәкчесе Гөлнара Айдар кызы Әхмәдиева һәм инвалидлар оешмасы рәисе Рамазан Фарзиевка бирелде.Алар да "Фикердәш" ләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Гафия белән Раил, табын янында утыручы кунакларны бердә тик тотмады,- биючеләр дә, җырчылар да, уенда катнашучылар да,бер- бер артлы үз һөнәрләрен күрсәтеп кенә торды. Руслан кулына гармун алып узенең яраткан җырын җырлады.Соснадан килгән Таһирда матур җыр башкарып узды. Фидәил абый Хайруллинда әлеге куркәм юбилей бәйрәмебезгә узе иҗат иткән " Дусларыма " дип аталган яңа җырын буләк итте Ә инде тантанага, кыш бабай белән кар кызының да котларга килүләре, ямь өстенә ямь генә өстәде.Залга көтелмәгәндә кунак булып кергән чегәннәрнең дә бәйрәмне тагында рухландырып җибәрде, рәхәтләнеп чегәннәргә ияреп " Фикердәш" ләр биеделәр.Арабызда бик матур гаилә коручы парларыбызда бар.Һәр гаилә узенең парлы булып бәхетле яшәуләре белән бәхетле.Тугәрәк табын янында утырган бәхетле гаиләләребезнең берсе Салавыч авылыннан килгән Руслан белән Рәзинәнең, узган ел улы Рәмис тууы белән котладык.Узган ел Казанда " Энҗе бөртеге" бәйгесендә катнашып,уңышлар белән кайткан Энисә Фазылҗановага дуслары солану хисләрен белдереп алкышладылар. " Фикердәш" тә йөруче иң актив кешеләребез дә бар безнең ,нинди генә чаралар узмасын Ләйсән Хайруллина, Ева Александрова, Зөлфия Галиева һәрчак волонтёр хезмәтен башкаралар.Аларны да бу бәйрәмдә истәлекле буләкләр тапшырып котлап уздык.Биредә инвалид- спортчыларның тренеры Фагыйль абый Гайнетдиновның да изге теләкләредә куңелебезгә хуш килде.
•Көн буена сузылган бәйрәмдә һәркем куңел ачып,рәхәтләнеп ял итте.Мондагы бер - берсе белән аралашып сөйләшу, дуслыкның никадәр кадерле, җылы икәнен якыннан гына куреп буладыр.Хәер " Фикердәш" ләр әнә шулай бер -берсенә карата дус - татулыкны саклап яши. Шулай булсын.Бергә булганда төрле бәйрәм чаралары гөрләп ,балкып торыр Алла боерса. 

Әлеге чараны зурлап уздыруда ярдәм иткән Гафия Газизовага,Раил Нигьмәтҗановка, Инсаф Мәрдановка, Ильмир Галиевка,район мәдәният булеге җитәкчесе Илдар Фоат улы Насыйбуллинга, бертуган Гөлшат апама, Район башкарма комиттеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хайретдиновка," Наз " узәге җитәкчесе Гөлнара Айдар кызы Әхмәдиевага, " Раил " кафесында эшләуче хезмәткәрләргә ” Фикердәш”ләр исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. 

 

Чулпан Габделганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикердәш клубы