Фирдания һәм Фәнис Галимҗановлар - яңа елның тәүге парлары!
Фәнис тә, Фирдания дә райондашларга таныш.
Бүген район мәдәният үзәгендә Балтач бистәсендә яшәүче Фирдания белән Фәнис Галимҗановларның никахлары рәсмиләштерелде. Берничә ел дуслашып йөргәннән соң, яшьләр яңа елның тәүге пары булып, гаилә корды. Фәнис тә, Фирдания дә райондашларга таныш. Фәнис район башкарма комитетының икътисад бүлеген җитәкли, Фирдания үз куллары белән матурлык тудыручы – чәч кисүче. Хезмәттәше Фәнисне күркәм бәйрәмнәре белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин 2020 елның тарихи вакыйгаларга бай булуын һәм шуның берсе - ТАССРга 100 ел икәнлеген искәртте. Шул уңайдан Галимҗановлар гиләсенә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан диелгән медаль дә тапшырылды.
ЗАГС хезмәткәрләренә кушылып, яшь парларга тигез, матур тормыш телисе килә. Бәхетле парлар булып, гомер юлларын тигезлектә үтсеннәр. Чираттагы медальләре – Мәхәббәт һәм тугрылык өчен булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев