Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фирүзә Котдусова Казандагы “Автоледи”да да сынатмады (фото)

18 август көнне Казанда "Автоледи-2017" бәйгесенең финалы булды. Биредә, район этабында икенче урынны алган Фирүзә Котдусова чыгыш ясады. Ул беренче елын гына катнашуына карамастан, районыбыз данын уңышлы яклап, "Актив катнашуы өчен" дипломы белән бүләкләнде.

- Район этабы белән республиканыкы бик каты аерыла. Районныкында машина белән 4 төрле сынау үтсәк, Казанда 11 төрлене үтәргә туры килде. Әле өстәвенә кайберләрен шунда гына белдем, - дип үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште Фирүзә һәм җиңү өчен каушамаска кирәклеген дә искәртте. - Анда юл йөрү кагыйдәләреннән торган өлеш тә ике этаптан тора: башта компьютерда 20 сорауга җавап бирдек, ә аннан соң тагын 20 сорауга җавапны кулдан язып бирдек. Шулай да биредән мин киләсе елга да район этабында катнашып, җиңәргә кирәк дигән максатлар белән кайттым, чөнки янәдән республика этабында катнашып, үземне сынап карыйсым килә, - ди әңгәмәдәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250