Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Физкультурачылар көне уңаеннан

Ел саен август аеның икенче шимбәсе илебездә Физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы истәлекле дата уңаеннан, район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин белән сөйләштем.

- Хөрмәтле Рөстәм Рафисович! Республикабыз Президенты үзенең бер чыгышында 2014 елның беренче яртыеллыгын 2010 ел кризисыннан да авыр булды дип билгеләп үтте. Ул безнең спорт өлкәсендә сизелдеме? Финанс өлкәсендәге кыенлыклар нәтиҗәсендә ярышларга бару сирәкләнде дип беләм, кыскартуларга да эләктек.
- Чыннан да Рәсәйнең, республиканың финансэкономик халәте уңай яки тискәре булуы һәрвакыт муниципаль берәмлекләр югарылыгында чагылыш таба. Иң төп проблемаларның берсе - ил күләмендәге спорт системасының камил булмавы.
Тырыша-тырыша 4 ел эчендә тренерлар санын 2 мәртәбә арттыра алдык, районыбызда спорт төрләре дә артты. Кызганычка каршы, спорт мәктәбендә яңа укыту стандартларына туры килми дип, 12 спорт төрен 6га гына калдырырга туры килде.
Олимпия төрләренә кермәгән спорт төрләре, гомумән, бетерелде. Европа, дөньякүләм ярышларда катнашу югарыдагылар тарафыннан гел яклау тапмый. Шулай да район җитәкчелеге тарафыннан спорт өлкәсенә дөрес итеп сайланган сәясәт, шулай ук үзебезнең район җирлегендә уңышлы гына эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, башка төбәкләрдә кәсеп итүче райондаш эшмәкәр егетләребезнең эчкерсез финанс ярдәме белән алга куелган бурычларны үтәп барырга тырышабыз.
Мин үземнең дусларыма, хезмәттәшләремә һәрвакыт: «Күңелебезгә, организмыбызның физик халәтенә кризис килмәсен», - дип әйтеп киләм. Районыбызның тырыш, булган, әхлаклы халкы белән бар авырлыкларны җиңеп чыгасына чын күңелдән ышанып киләм.
- Алайса бирешергә исәп юк икән. Шулай булгач уңышларыбыз турында да бераз әйтеп китмисезме?
- Иң беренчесе, «2010-2015 елларга булган сәламәт яшәү, физик культураны үстерү» программасы буенча даими эшне оештыра алдык. Аның нигезендә район халкының барлык категориясен үз эченә алган массакүләм спорт чараларына старт бирелде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен спорт фестивале уздыра башладык. Балаларыбызның 100гә якын спорт төре белән шөгыльләнүе уңай күренеш. Хезмәт яшендәгеләр арасында зурзур спорт чаралары уза. Өлкәннәр спартакиадасы уздыру традициягә керде, 4 ел инде, ГТО нормативларын алып барабыз, дөрес, аларны бераз камилләштереп җибәрәсебез бар.
Президентыбыз 2015 елга спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 35 процентка җиткерүне максат итеп куйган иде, бүгенге көндә районыбызда 34 процент халык спорт белән шөгыльләнә икән, бу үзе инде күп нәрсә турында сөйли.
Массакүләм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны арту, яшьләрнең генә түгел, инде бүген үзләренең балалары район данын яклап йөргән спортчыларыбызның әти-әниләренең дә спорт белән шөгыльләнүләре сөендерә.
Хоккейда бүген 16 ират, 22 балалар командасы уйный. Әле кайчан гына 5 команда җыю да зур проблема иде.
Футбол уйнаучы егетләребезгә дә рәхмәттән башка сүзем юк. Көздән алып язгача 22 команда үзара көч сынаша. Күршетирә район спортчылары сокланырлык чаңгы трассасы ел күләмендә халык белән тулы.
Республика укытучылары спартакиадасын кабул итә алдык. СССРның спорт остасы Рәлиф Әскаров шәкертләре рейтинг буенча гел призлы урында. Кыскасы, кайсы гына төрне алма, һәркайсында уңышларыбыз бар.
- Районыбыз спорт корылмалары саны да арта бара.
Бүген 139 спорт корылмасы бар. Булганнарына өстәп 4 уен-спорт мәйданчыгы төзелде һәм мондый төзелешләр авылларда дәвам итәчәк.
Хоккей мәйданчыкларын да яңарта барабыз. Чаңгы трассасының 1 километрын булса да яктыртуга ирештек, бу исә безгә кичләрен дә шөгыльләнергә мөмкинлекләр ачты. Спорт мәктәбе тренеры Сергей Григорьевның тырышлыгы нәтиҗәсендә Ялтра зонасында өстәмә чаңгы трассасы булдырылды.
Республиканың чаңгы федерациясе тарафыннан чаңгы спорты алга киткән районнарга җылытылган киенү-чишенү һәм инвентарь кую бүлмәләре булган мобиль комплекслар бүленде. Бу бәхет безгә дә елмайды.
Халык телендә Балтачта бассейн салалар дигән сүзләр йөри. Әйе, бу юнәлештә дә хәзерлек эшләре бара.
Быел Физкультурачылар көнен бәйрәм итә башлауга 75 ел тула. Шушы бәйрәм уңаеннан, район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин барлык спортчыларга, спорт сөючеләргә, тренерларыбызга, физкультура укытучыларына бәйрәм котлауларын җиткерде, аларга саулыксәламәтлек, гаилә тынычлыгы теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250