Фәкыйрьлекнең чиге кайда? Татарстанда әнә шул сорауга җавап эзләячәкләр
Төзелеш, транспорт тармакларында буш вакансияләр һәрвакыт булып тора. Андый бушлыкны киләчәктә дә мигрантлар хисабына тутырмакчылар. Алар өчен квоталар каралган.
Россиядә 2024 елга кадәр фәкыйрь кешеләр санын ике тапкыр азайтмакчылар. Татарстан да фәкыйрьләргә ярдәм итүне, аз керемлеләр санын киметүне максат иткән махсус пилот проектта катнаша. Кичә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында әнә шул хакта да сөйләштеләр.
Кеше ни өчен ярлылык чигенә килеп җиткән, сәбәпләре нидә, аны булдырмау өчен нәрсәләр эшләп була? Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, проектка алынганчы, иң беренче нәүбәттә шул сорауларга ачыклык кертергә кирәк. Бу уңайдан Татарстан Хөкүмәте Бөтендөнья төзекләндерү һәм үсеш банкы белән үзара килешү дә төзеде. 2018 елның 1 декабреннән гамәлгә кергән пилот проект чаралары быел 30 ноябрьгә кадәр дәвам иттереләчәк. Премьер-министр Социаль яклау министрлыгы вәкилләрен һәр очракны аерым өйрәнергә һәм мөмкинлектән чыгып булышырга чакырды.
Бөтендөнья банкы экспертлары фикеренчә, Татарстанда фәкыйрь яшәүчеләр башка төбәкләр белән чагыштырганда азрак. Алар аз керемлелекне эшсезлек аркасында килеп чыга дип аңлата һәм социаль ярдәм вакытында күрсәтелергә тиеш, диләр. “Социаль ярдәмне безгә мөрәҗәгать иткән һәркемгә пособие, акча өләшеп утыру дип кабул итү дөрес түгел, – ди хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Эшсез калганнарга эшкә урнашырга булышу, киңәш бирү, яңа һөнәргә укыту, өйрәтү – болар барысы да кешенең тормышын көйләү һәм җайга салу өчен башкарыла”.
Аның тел төбеннән аңлашылганча, кемгәдер бер тапкыр булышу да җитә, кемдер тагын да күбрәккә исәп тота. Шуңа күрә һәркайсын адреслы өйрәнмәкчеләр. Хөкүмәт гаиләләргә күпләп тә, азлап та, акча таратып утырырга җыенмый.
Статистика буенча, Россия халкының 13,2 проценты ярлылык чигендә. Бу күрсәткечләрне Татарстанда да исәпләп чыгарганнар: ул 7,7 процентны тәшкил итә, ягъни 299 мең кеше яшәү минимумыннан түбәнрәк айлык керемгә ия. Яшәү минимумы дигәндә, хезмәт яшендәге кешеләргә ул 11 мең 280 сум туры килә. Әйбер бәяләре белән чагыштырганда, бу сумма, әлбәттә, югары түгел. Шулай да пилот проект кысаларында аз керемле гаиләләр күпме акчага өметләнә ала? Ул сорау, мөгаен, күпләрне кызыксындыра торгандыр. Тик бу хакта министрдан төгәл җавап ишетә алмадык. Гомумән алганда, 2019 елда халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен республика казнасыннан 8 миллиард сум акча бүленгән.
Халык пособие һәм субсидия сораудан тыш, сәламәтлек саклау, мәгариф, хокук бозылу, пенсия билгеләү һәм тагын бик күп тармаклар буенча проблемалар килеп чыкканда да, ярдәм көтеп, социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итә. “Кайчакта, үзебез булыша алмасак та, гозерле кешене кире борып чыгармас өчен, башка оешмалар белән элемтәгә керәбез, хатлар язабыз”, – ди Балтач районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. Республикада авылларга йөри торган мобиль бригадалар да шул уңайдан барлыкка килгән. Шәһәр, район үзәкләреннән ераграк урнашкан авыл халкы янына бер төркем белгечтән торган бригада бара. Алдан ул хакта җирле үзидарә җитәкчеләре аша хәбәр җиткерәләр. Кемнең нинди соравы барлыгын ачыклыйлар. Сала халкының кулланучылар хокукларын яклау хезмәткәрләренә, хокук белгечләренә сораулары аеруча күп була икән. Татарстандагы мобиль бригадалар эшчәнлегенә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов та уңай бәя бирде. Аның фикеренчә, Татарстан тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә өйрәнү зыян итмәс иде.
Татарстанда эшсезлек проблемасы, башка төбәкләр белән чагыштырганда, кабыргасы белән килеп басмаса да, Алексей Песошин бу өлкәдә әле тагын да тырышыбрак эшләргә чакырды. “Саннар – саннар инде ул, ә кешене эшле итү өчен төрле юнәлешләрне карарга кирәк. Демографияне дә онытмыйк. Киләчәктә хезмәткә яраклы яшьтәгеләр саны ел саен кимеячәк һәм эшче көчләр табуда авырлыклар килеп чыгачак”, – диде ул.
Министр һәм башка чыгыш ясаучыларның һәркайсы туучылар саны кимүгә борчыла. Шунысы бераз тынычландыра: 2017 елда сабыйлар 2016 елдагыга караганда 10 процентка азрак туган булса, узган ел бу күрсәткеч 3,7 процент кына тәшкил иткән. Халык саны күзгә күренеп кимегән районнарны да әйтеп уздылар. Алар арасында Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә дә бар. Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькә кадәр табучыларга – 50 мең сум, өченчесен 29 яшькә кадәр тапканнарга 100 мең сум күләмендә акча бирү кебек кызыксындыру чаралары да күрелә. Ә кеше нигә бәби алып кайтырга ашыкмый? Ул сорауларга җавап эзләү өчен, авыл җирлеге башлыклары өйдән-өйгә йөрергә тиеш. Аларга шундый бурыч йөкләделәр. Яшь ханымнар, үзидарә җитәкчесе, берәр көнне өегезгә сугылып, ник балага узмыйсың, дип кызыксына башласа, берүк аптырап калмагыз!
Быелдан пенсия билгеләү һәм түләү буенча федераль законга үзгәрешләр керде. Хатын-кызларның да, ир-атларның да пенсиягә чыгу яше артты. Шул ук вакытта олы кешегә эшсез калу проблемасы да яный. Моны алдан ук кисәтү җәһәтеннән, Хөкүмәт дәрәҗәсендә төрле чаралар күреләчәк икән. Эльмира Зарипова әйтүенчә, пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләрнең, ягъни 55 яшьлек хатын-кызларның һәм 60 яшьлек ир-атларның хезмәт базарында хокукларын яклауга зур әһәмият биреләчәк. Татарстанда бу категориягә эләгүчеләр саны 27 меңнән артык. Алар республика буенча 9 мең оешмада хезмәт куя. Әгәр оешма бөлгенлеккә чыкса, эшче кыскартуга эләксә, урамда калмасын өчен, аларны яңадан укыту, һөнәргә өйрәтү, белгечлекләрен үзгәртү бурычы килеп баса.
Узган ел пенсия яшенә якынлашучы 3 меңнән артык кеше мәшгульлек үзәкләренә эш сорап килгән. Аларның 1300гә якыны белгечләр ярдәме белән эшкә урнашкан. Белгечләр андыйлар саны быел һәм киләсе елларда тагын да күбрәк булырга мөмкин дип фаразлый. Эшсезлек мәсьәләсен өйрәнә башласаң, кызык кына фактка юлыгасың. Кемдер, эш эзләп, мәшгульлек үзәге юлын таптый. Ә кайбер өлкәләрдә көндез шәм яндырып эзләсәң дә, эшләргә кеше табылмый. Бигрәк тә төзелеш, транспорт тармакларында буш вакансияләр һәрвакыт булып тора. Андый бушлыкны киләчәктә дә мигрантлар хисабына тутырмакчылар. Алар өчен квоталар каралган.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 4, 11.01.2019/)
http://vatantat.ru/index.php?pg=38
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев