Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фән рыцаре

Танылган тарихчы Дамир абый Исхаков әтине "Фән рыцаре" дип йөртә иде. Татар тарихын өйрәнүне яңа биеклеккә күтәргән, яңа киңлекләргә җәелдергән, Татарстан, Идел буе, гомумән, Урта Евразия җирлегенң, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихын өйрәнүгә илле ел гомерен багышлаган кеше буларак әтием мондый бәягә бик лаек иде.

Әле бит ул 1972-1991 еллар дәвамында Иске Казан калдыкларын өйрәнүгә багышлаган, Иске Казан археологик һәм этнографик музеена нигез салучы һәм зур музей-тыюлык төзү инициаторы да булды.

Минем өчен ул исә иң элек бала җанлы Әти, һәрчак кайгыртучан Укытучы һәм Остаз булды. Берни дәшми янәшәмдә генә басып торса да, мин аның рухи теәктәшлеген, ярдәмен сизә идем. Аңардан күзгә күренмәгән ниндидер олы көч, энергия бирелә иде. Ул ил, дөнья күләмендә данлыклы галимнәр белән дус булды, дуслыкка һәрчак тугры булды һәм бик югары бәяләде, әмма гади булып кала белде, беркайчан мактанмады.

Табигать аны бик тә нечкә музыкаль слух һәм матур тавыш белән бүләкләгән иде. Татар халык җырларына, Тукай, Дәрдманд шигырьләренә баш-аягы белән гашыйк кеше иде ул. Бу мәхәббәт аңа фәнни эшчәнлегенә өстәмә импульс бирә иде шикелле. Берчакны, туксанынчы еллар ахырында дип хәтерлим, мин аннан: "Әти, сине Тукайның бөтен шигырьләрен яттан белә дип әйтәләр, дөресме ?" - дип сорадым. Ул, көлемсерәде дә: "Арттыралардыр, белмим, бу турыда уйлаганым юк", - диде. Әмма бераздан өстәп куйды: "Тукайны гына түгел, Дәрдмәндны да"... Аның көчле, нык, принципиаль характеры артында һәрчак сизгер, кайчакта ранимая һәм бик тә хисле күңеле яшеренгән иде шул. Мөгаен, шуңа күрә дә аның беренче китабы танылган җырчыбыз, әле яшь Илһам Шакировка багышланган булгандыр.

Әти мине дә бала чактан тарих белән кызыксындырды. Әле мәктәп укучысы булган чагымда ук үзе белән Иске Казанны казу-тикшеренү эшләренә алып барды, студент чагымда инде чын-чынлап фән юлына кереп китәргә этәргеч бирде, тарихка мәхәббәт уятты. Гәрчә мине татарлар этнополитик тарихының соңгырак чорлары белән кызыксынсам да, әтинең Иске Казан белән мавыгуы миңа да күчте. Аның белән бергә эшләгән ул еллар гомеремнең иң матур, иң бәхетле еллары булып, сагындыра.

Мин һәрвакыт әтинең югары профессионализмына, сокландым. Аның үз методикасы, фәнни проблемаларны анализлау, нәтиҗәләр ясау алымы,

осталыгы, энциклопедик белеме бар иде. Һөнәри намуслылык, фәнни интеллигентлык, соклангыч дәрәҗәдә юмор хисе, үз эшенә ихлас бирелү хас иде. Археологияне һәм тарихны шул дәрәҗәдә камил белүе белән ул бик күпләрне сокландыра иде. Ул фәнгә шулкадәр гашыйк иде. Берчакгны аннан бер журналист: "Сезнең иң яраткан хоббиегыз нәрсә?" дип сораган. Әти ике дә уйлап тормыйча: "Фәнгә хезмәт итү дигән". Ул аның хезмәте дә, яшәеше дә, яраткан шөгыле дә иде шул булды.

Соңгы елларда без аның белән Казан аръягы, Кама аръягы, Идел буе районнарында бик күп йөрдек. Әлеге өйрәнүләрнең нәтиҗәсе татар халкының алтынчы-егерменче йөзләргә караган бөтен тарихи-мәдәни истәлекләренең академик Корпусына нигез булырга тиеш иде. Кызганыч, ул аны тәмамлап бетерә алмады. Шулай ук бик канатланып яза башлаган Балтач тарихын да азагына җиткерә алмады. Әлеге ике зур хезмәтне тәмамлап, дөньяга чыгаруны мин үземнең бурычым дип саныйм. Алар озакламый үз укучыларын табачак.

Әти соңгы елларда нык авырды. Кызганычка, икебез 2009 елдан бирле эшләгән татар халкының тарихы турындагы китапның да дөнья күргәнен күрә алмады. 2014 елның 10 мартында вафат булды.

Аның фәнгә, милләтебез тарихын өйрәнүгә куйган хезмәте берничә кеше гомеренә җитәр иде. Ул үзен жәлләмичә, кызганмыйча эшләде. Яратып эшләде. Аның әле архив материаллары, дөнья күрмәгән, файдаланылмаган кулъязмалары бик күп. Без аларны өйрәнәбез. Аларны әле бездән соңгы буыннар да өйрәнәчәк. Әтинең мирасы барыбызга да җитәрлек.

Фото: kpj.ippporao.ru

Раил Фәхретдинов

КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм шәрык фәннәре институтының директор урынбасары, тарих фәннәре докторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250