Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фәния апа: “Балтач бистәсендәге чәчтарашханәләр, күктән җиргә төшегез”

Бер көн шулай якын туганыбызның юбилеена чакыру алдык. Кеше янына матур булып барасы килә бит. Атна уртасында чәч-башымны төзәткәлим әле, дип чыгып киттем.

Пенсиядә өйдә утыргач соңгы ике елда чәч кистерергә бармаганлыгымны да искә алып, шулай Балтач урамы буйлап барам... Элеккерәк елларда мунча бинасында урнашкан чәчтарашханәгә йөрештергәли идем, дип барсам - бикле. Хәзер ул "Нәфисә" сәүдә үзәгенең икенче катына күчте, диделәр. Биек, тимер баскыч янына килеп таптанып тордым-тордым да: безнең кебек аяклары сызлап интеккән өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен менәм дисәң менеп, төшәм дисәң төшеп булмаслык уңайсыз урында икән бу, дип ары киттем. Урамда очраган таныш-белешләрдән якын-тирәдә тагын кайда чәчтарашханәләр булуын сорашам. "Эльдорадо"ның һәм "Пятерочка" каршындагы "Ландыш", "Хәләл ит" кибетләренең икенче катларында урнашкан чәчтарашханәләрне әйттеләр. Аларына да баскычтан югары күтәреләсен белгәч, базарга кереп, бер матур яулык сатып алып ябудан да яхшысы булмас, 20 яшьлек чагым түгел, дигән фикергә килдем.

Шулчак тукталышка Норма-Лызи маршрут автобусы килеп туктады. Чәч кистерәм, ясатам дип чыктым, кире уйламыйм әле. Юбилей мәҗлесе кафеда булачак бит, дип автобуска кереп утырдым да Нормага Лилия Нургатинаның чәчтарашханәсенә төшеп киттем. Чөнки ул беренче катта, уңайлы урында урнашкан. Ә менә бистәдәге чәчтарашханә хуҗабикәләренә "Күктән җиргә төшегез!" дип дәшәсем килә. Кайсына гына керим дисәң дә, текә, тимер баскычлар аша үтәргә кирәк.

Фәния апагыз,
Балтач бистәсе.
Фото: the-village

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250