Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фәннәр академиясенең президенты итеп якташыбыз Әхмәт Мазгаров урынына Мәгъзүм Сәлахов сайланды

Алдагы хәбәрәрдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты, якташыбыз Әхмәт Мазгаров үз теләге белән бу кәнәфидән баш тартуы турында җиткергән иде «Изге урын буш тормый», ди.

16 июньдә Татарстан Фәннәр Академиясенең хисап-сайлау җыелышында күпчелек тавыш белән КФУның элекке ректоры һәм президенты Мәгъзүм Сәлахов фәнни оешманың җитәкчесе итеп сайланды. Аның сүзләренчә, академиянең киләчәккә үсеш стратегиясе көзен әзер булачак һәм чираттагы җыелышта тәкъдим ителәчәк.

"Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, аның институтлары белән хезмәттәшлекне югары дәрәҗәгә чыгарырга кирәк", ди Сәлахов.

Яңа җитәкче фәнни фонд оештырырга тәкъдим итеп, аның социаль мәсьәләләргә уңай йогынты ясаячагын, яшь галимнәрне җәлеп итүдә ярдәм итәчәген һәм федераль конкурсларда катнашу мөмкинлекләрен киңәйтәчәген әйтте.

Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин академиянең элекке президенты Әхмәт Мазһаровның эшен югары бәяләп, Мәгъзүм Сәлаховка яңа вазифада уңышлар теләде.
Фото: http://www.azatliq.org/content/article/1862118.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250