Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тамак авыртмасын, дисәгез...

Көзләр җитү белән күпләрне тамак авырту, ангина борчый башлый. Дарулар алырга акчаң гына җитсен! Ә акчагызны артык сарыф итмичә, халык медицинасы ярдәмендә дәваланып караганыгыз бармы? Безнең әби-бабайлардан калган бик күп файдалы киңәшләр бар бит.

Ангина башланган чорда берничә сәгать буена кәрәзле бал чәйнәргә кирәк.

Кыргычта уылган бер стакан кызыл чөгендергә бер аш кашыгы аш серкәсе салып, төнәтеп тотарга. Соңыннан аның сутын сыгып чыгарып, тамакны чайкарга, бер-ике кашык йотарга.

Бер баш суганны эре кыргычтан чыгарып, сутын алырга һәм иртәле-кичле берәр аш кашыгы эчәргә. Төнгелеккә аннан тамакка компресс куярга.

Бер кашык керосинны бер стакан җылы суга салып, тамагыгызны чайкагыз, аз гына эчеп куярга, компресс эшләргә дә мөмкин.

Даруханәдән календула төнәтмәсе алып, аны бер чәй калагы күләмендә бер стакан җылы суга кушарга. Шуның яртысын эчәргә, калганы белән тамакны чайкарга.

Югары температурадан балан суты ярдәм итә. Ләкин кан басымы түбән булган кешеләргә ул ярамас.

Бер кисәк лимонны сәгать дәвамында суырып йөрергә һәм йотарга. Авыру башланган чорда бу чара аеруча файдалы.

Әгәр авыру ныклап “тамыр җәйгән” булса, 30 процентлы лимон кислотасы эремәсе белән тамакны чайкарга киңәш ителә.

Борынгылар тамакка кәбестә яфрагы куеп, аны мамык шәл яисә шарф белән урап йөргән. Яфракны авыру юкка чыкканчы ике сәгать саен алыштырып торырга кирәк.

Бер баш суган, бер алманы кыргычтан чыгарып, ике кашык бал кушып болгатабыз. Бу катнашманы тулысынча терелеп беткәнче көненә өч тапкыр эчәбез.

100 грамм аракыга ике аш кашыгы эре тоз салабыз, яхшылап болгатабыз. Мамыклы таякчыкны шушы катнашмада чылатып, гландаларга сөртәбез. Моны йокы алдыннан яртышар сәгать ара белән алты тапкыр эшләргә кирәк. Шушы өч сәгатьлек процедура вакытында ашау-эчү бөтенләй тыела. Шулай итсәгез, ангина башка кабатланмаячак.

Фото: neo-medical.ru

Автор:Ләйсән Якупова

https://kiziltan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кинәш