Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Форпост» әйбәт эшли димәк (фото)

Күптән түгел, башкалабыз Казанда, республика "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсе үзәгенең унынчы слеты узды. Слетта безнең районнан да тугыз кешелек делегация катнашты, бүләкләнүчеләр дә булды.

Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Фәнис Газизуллин, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин җәмәгать тәртибен саклауда керткән намуслы хезмәтләре өчен үзәкнең Рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закировага Мактау таныклыгы тапшырылды. Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гадел Гарәфетдинов исемле кул сәгате белән бүләкләнде. Аларның һәммәсе дә "Форпост"ның Балтачтагы үзәгендә әгъза булып тора, районда җәмәгать тәртибен саклауда катнаша, дип хәбәр итә җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең Балтач үзәге «форпост» директоры Фердинант Гыйлемҗанов.
Фердинант Гыйлемҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250