Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фотога төшкәндә дә осталык кирәк

Дөньясы шундыйга китте, бөтен кеше фотога төшә аны интернет челтәренә элә. Кем ничек кенә кыланмый да, нәрсәләр генә уйлап чыгармыйлар.

Хәзер бит фото ясаулар җайлашты, барысы да электрон вариантта. Элек кенә ул, әти караңгы бүлмәгә кереп бикләнеп, суларда йөздерә-йөздерә, бауларга элеп куеп, сәгатьләр буе безнең фотоларны ясый иде. Хәзер остардык, кулыңда телефон, өеңдә компьютерың булса бернинди авырлык юк.

Туганнан туган сеңлем Ләйлә яхшы фотоаппарат алгач берничә тапкыр фотосессия уздырдык. Үзебезчә генә, гади генә, табигатькә барып.

Җәй... бөтен җирдә матурлык, басуда көнбагышлар чәчәк ата. Шулкадәр матурлык, рәхәтләндек фотога төшеп. Машина тулы кием-салым, зур көзге, тарак, киемгә туры килә торган муен асмалары.Ничек итсәк иттек бер генә киелмәгән кием дә калмады. Каршы яктагы арпа басуына да чыктык, елга кырындагы каеннарга да сөялдек, безнең якның "горурлыгы" булган бәбчек (борщевикны без шулай атыйбыз) үләнен дә тарихка керттек.

Икенче юлы фотога төшәргә көз көне салам рулонлаган чакта басуга бардык. Басуның бер кырында салам рулонлыйлар, ә без бу кырында фотога төшеп мәш киләбез. Интернетка куйгач матур инде ул салам рулоны өстендә утырып төшкән фото, ләкин бит әле матур күлмәгеңне, үкчәле туфлиләреңне киеп менәргә дә кирәк аның өстенә. Улым өстән тарта, Ләйлә арттан этә торгач тәки мендем мин анда. Менә шул моментны гына төшереп торырга кеше булмады. Җитмәсә ул көнне җил чәчләрне, күлмәк итәген туздырып та күрсәтте. Кайбер фотоларда чын "пәри пәрәмәче" булганмын. Кәрҗингә тутырып алып барган алмаларны тотып та, алар янына ятып та, тешләп тә төштек. Кайтышлый кукуруз басуында тукталдык. Тегендәге кием монда ярамый, машина-гардебор үзебездә, чишенеп киендек. Миннән озын кукурузлар , чит илдәге шикщр камышы басуы диярсең, билләһи.Монда бик озак юанмадык, ни дисәң дә һаман бер фон килеп чыга. Әле бу фотоларны интернетка элгән юк.

Узган кышны үзебезнең бакча артындагы урман кырына мендек. Чанада ике зур сумка, берсендә киемнәр, шарфлар, елка уенчыклар, икенчесендә чокыр-чынаяклар, ашъяулык,мандариннар һәм термос белән мәтрүшкәле , лимонлы кайнар чәй. Карга табын корып, янәшәгә Кыш бабай белән Кар кызын утыртып чәй эчеп, аннары тау кырындагы чыршыны бизәп аның янында фотога төштек. Әле бу чыршының болай хөрмәтләнгәне булмагандыр. Аннары рәхәтләнеп тау шудык, мин шуганда сеңлем фотога төшерергә дә өлгергән, ятам тау астында җәелеп, монысын кешегә күрсәтеп булмый, күрсәтсәң дә мин икәнлеген аңламаячаклар. Арып-талып кайтып кердек, мәҗбүри кушсалар эшләмәс идек инде. Термоста калган тәмле чәйне утырып эчтек. Боларын эшләргә була, теге сумкадагы ыбыр-чыбырны урнаштырып бетерүе генә...

Быел тау кырына ук менеп тормадык, уйласаң да менеп булмас иде, кар бик калын яткан.Үзебезнең тегермән артына гына чыктык. Тау болай да фонга керә, чөнки өскә ишелергә тора, биек. Көне дә бик салкын булды. Берничә кадр төшерүгә үзебез дә, фотоаппарат та катты, аны җылытып, киемнәрне алмашып чыктык. Өске ягымны гына төшер, аякларымны кертмә,-дим сеңлемә, операциядән соң бер ай үткән аякларым белән трактор эттереп өйгән тауга үрмәләгәндә. Чөнки аякның фотога төшәрлеге юк. Өстә яхшы тун, башта матур яулык, ә аскы якта калын чалбар, аякта улымның зур киез итек башы, чалбар балаклары да керделе-чыктылы, тун астыннан эчтән кигән озын кофта итәге чыгып тора. Алай да төшергән әле Ләйлә. Кешегә күрсәтеп булмый, басып торуларым да зәгыйфьләрчә чыккан, шундый фото кирәк дип махсус тотынсаң да бу кадәр булдырып булмас иде.

Мондый фотосессияләрдән соң иң кызыгы өйгә кайтып фотоларны карарга тотынгач башлана. Кайберсе бигрәк әллә нәрсә була, матур дигәннәренең дә кыек-мыегың табасың, монсында чәч тузган, берсендә авыз ачылган, берсендә күз йомык, шарф сүтелеп чыккан, бармак тырпаеп тора, авызның тешсез ягы күренә, теге багана тәки кадрга кергән, берсе ерактан булган, монсы бигрәк якын, монсында ыржайганмын, тунның изүе ачылып кофта төймәсе башын тыккан, кайсында күкрәк киерелгән, кайсында иелгәнмен, монсында күзләр кылый.

Менә хәзер кайсын интернетка эләргә инде боларның . Әле ярый төзәтә, үзгәртә торган кушымта-программалар бар. Әзрәк төзәткәләп җибәргәч була тагын. Минем "иң авырткан" җирем авызымның уң яктагы тешсез урыны. Ничә әйттем теш табибына: Куйыйк шунда бер теш,-дип. Юк белән башымны катырма, таза тешләреңә зыян китерәсе була, йөр әле шулай,-диде. Ярар, ул куймаса, Ләйлә куя аны. Кирәк бит һаман шул тешсез як эләгә. Югыйсә фотога төшкән вакытта Ләйлә гел: Сөйләшмә, ыржайма, селкенмә,ашыкма,-дип кисәтеп тә тора инде. Яхшы фото ул төшерүчедән генә тормый,үзең төшә белмәгәч, нишлисең фотомодельләр курсын тәмамламагач. Әле менә быелгыларын карадым да шундый нәтиҗәгә килдем,җыерчыкларым арткан, болар өстендә эшләргә кирәк, чәчем дә үскән килеш, таратып килешә икән, җыйгач олыгайтып җибәрә. Яшьтә эш юк монда, йөрәге унсигездә булгач.

Менә шулай теш куеп, тырпайган чәчләрен кистереп, җыерчыкларын тигезләп җибәргәч шактый яраклы кеше булып куям үзе. Әле моңарчы тешне гел Ләйлә "куя" иде, быел үзем өйрәндем, кирәк булса мөрәҗәгать итәрсез. Монда бөтен нәрсәне дә эшләп була, кирәк икән аякларыңны озынайт, юан булсаң ябыктыра, арт шәрифләреңне, бот-балтырларыңны түгәрәкләндереп җибәр, кысык күзләреңне ачтыр, битләреңне тигезләт, кызарт, артып торган иягеңне кистер, кашларыңны буя, фото өстенә төрле рәсемнәр ябыштыр,төрле эффектлар белән бает, рамкага тык, кыскасы фантазияңне эшкә җигәргә генә кирәк. Чынлап торып тотынсаң, үзеңнән бөтенләй икенче кеше дә ясап куя аласың. Инде әзер фотоларны элсәң дә була. Язсыннар әле бер дә картаймыйсың син Лилия апасы дип...

Фотога төшә белү үзе бер сәнгать, әмма минеке әле бик барып чыкмый, фотомодельләргә зур осталык, түземлек кирәген аңладым. Ә фотога төшәргә кирәк: беренчедән, истәлек, икенчедән үзеңә читтән карау да комачауламый. Иң мөһиме -интернет дигән ятьмә бетмәсен, әгәр ул бетсә тулы бер буын истәлексез калачак, чөнки кулга тотып карарлык, альбомга тыгып куя торган фотоларны инде күптәннән күргәнем юк.

Фото:st-gdefon

Лилия Гарифуллина

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250