Бакчада күп итеп кишер яки бәрәңге үстерү белән шаккаттырып булмый кешене.
Иң еш ашала һәм файдаланыла торган яшелчәләр шул булгач, фәлән сутый бәрәңге утырттык әле диючеләргә: «Алай икән…» дип кенә куясың. Ә менә Балтач районының Чепья авылында яшәүче Фәридә Чуртанова быел яз үз бакчасының 5 сутыена кабак чәчкән. Ничек җыеп бетерер инде дигән уйга кадәр, башка килгән беренче фикер: кая куеп, кая урнаштырып бетермәк кирәк бу кадәр кабакны?! Фәридә ханымның үзенә шалтыратып белешергә булдык.
- Фәридә апа, сез бу кабакларны ярминкәдә, базарда сату өчен дип шулай күп чәчкән идегезме әллә?
- Юк ла, сораган кешегә бушлай гына бирәм. Нәрсәгә сатыйм. Акча өчен дип үстермим бит, үзебез өчен генә. Кабакларны быел икенче мәртәбә генә утыртабыз әле. Узган ел кызыксынып, әз генә утыртудан башлаган идек, ошап китте. Безнең бакча шул кадәрле зур, аның бөтен җиренә дә бәрәңге генә утыртсаң, ул чаклыны ашап бетереп тә булмый. Нигә артык эш эшләргә? Уйладым да, бакчаның биш сутыена күп итеп кабак утырттым. Алай аерым сортларын эзләп маташмаган идем дә үзем: нинди орлык бар, шуларны чәчкән идем. Араларында әллә ниндиләре үсеп чыкты. Яшелләре, сарылары, баллылары, балсызлары… Әле тагын бер сорт бар: анысы караңгы яшел төстә, кечкенә була. Алар бик каты, турарга да авыр, әмма шул ук вакытта эчендә орлыгы нык күп була аның. Кабак төшләрен ташламыйбыз, бөтенесен дә киптереп барабыз, кыш буе ашыйбыз. Телевизор караганда ашалып бетә ул шунда үзе.
- Шушы кадәр кабак утыртуның максаты нәрсәдә иде, кая куеп бетерергә уйлыйсыз аны?
- Кабак бәлешләрен, кабак бөккәннәрен бик яратабыз. Шуңа күрә, беренче чиратта үзебезгә дип утырттым. Аннан соң, күбесен терлекләргә ашатабыз, сораган кешеләргә дә бирәбез, бетә ул, алай әрәм булып ятканы юк. Без бит хайваннарны бик күп асрыйбыз. Сыерыбыз, дүрт үгезебез дә бар. Шуңа күрә бик кулай булды инде бу безгә. Утырткач та, бераз үсә башлауга, кабакны гел ашатып киләбез. Витамин ул аларга.
- Фәридә апа, кайсы гына яшелчәне утыртсаң да, аны үстергәндә билгеле бер көч куярга кирәк. Кишерне генә алсак та, сирәклисе, су сибеп торасы бар, дигәндәй… Ә менә кабак үстерү сезнең өчен мәшәкатьле эш кебекме?
- Узган ел җәй быелга караганда корырак килде, узган ел бик эссе көннәрдә су сибә идек без аның үсентеләренә. Быел ел яңгырлы килгәч, сулар сипмәдек, шунлыктан бераз җиңелрәк булды, әмма барыбер чүпләрен гел утап тордык инде. Бакча тиресле булса да, ашлама булсын дип, утыртканда барыбер көл чәчеп чыктык, бер дә эшләмичә калмыйсың анысы.
- Кабак уңышы ничегрәк соң быел?
- Күз тимәсен, әйбәт булды. Бик күп булдылар, үзләре эре! Әле бүген генә кулыма эләккән беренчесен өйгә алып кердем, 10-15 килограммлы кабаклар алар. Тик җәе җәй төсле булмагач, бу кабакларның үсешендә дә сизелде. Инде кырау төшәр вакытлар җитте, ә кабаклар өлгереп үк бетмәгән. Узган ел бу вакытта өлгереп беткән иде инде алар. Менә карап торам да, кабакларым арасында әле бик кечкенә булганнары да бар, алары башка үсми дә, өлгерми дә инде аның - саклап калып булмаячак, чериячәкләр. Шуңа күрә мондый кечкенәләрен алдан ук абзардагы хайваннарга ашатып бетерәбез.
- Кышлыкка кабакларны кайда һәм ничек саклыйсыз?
- Кабакны саклаганда җылырак урын кирәк. Шуңа күрә узган ел өйгә кертеп куйдык без аларны. Өебездә бер буш бүлмә бар иде, шунда тордылар. Ә көннәр ныклап суытканчы, сарайда торалар. Салам белән каплап, базда сакласаң да була, безнең базыбыз зур түгел.
- Киләсе елга да кабакларны шушылай күп итеп утыртырга җыенасызмы соң?
- Терлекләребез күп булса, үстерәбез, Аллаһ боерса! Бакчаны буш яткырып булмас, интегеп эшкәрткәч, утырткан әйберләреңнең бәрәкәтен дә күрәсе килә бит. Ә кабак бик бәрәкәтле яшелчә!
***
Кабак маллар өчен дә бик кирәкле ачык. Мәсәлән, бер килограмм солыда шикәрнең күләме нибары ике грамм гына. Ә 1 килограмм кабакта ул 50 граммга җитә. Бу углеводлар сыерларның сөтен майландырып җибәрергә булыша. Ә кабакта су күп булу сыерларга аеруча кышкы салкыннар вакытында ярдәмгә килә. Кышкы салкыннарда терлекләр суны азрак эчә, димәк, аларга тән температураларын тотрыклы саклау өчен матдәләр алмашын көчәйтергә туры килер иде. Кабак ашаган малларга бу уңайдан күпкә җиңелрәк.
Кабак белән тукланган сыерның сөте дә тәмлерәк, хуш ислерәк була. Мондый сөт каротинга, ягъни А витаминына бай. Үгезләрнең исә итләре тәмлерәк була.
…Фәридә апа Чуртанова кабактан бәлешләр генә түгел, кайнатмалар да ясап куя икән. Бу турыда бик яратып сөйли ул:
- Бар да гади генә эшләнә. Шакмаклап туралган кабакны шикәр комы белән болгатып, суы чыкканчы торгызасың да, кайнатасың. Банкаларга тутырып куйгач, менә дигән итеп саклана. Бик тәмле була, без яратабыз. Узган ел кабакның суын да чыгарып эчтек әле, быел да шулай итәрбез. Суының нинди файдасы бардыр, анысын төгәл генә әйтә алмыйм, әмма бөтенләй бер файдасы да тимичә дә калмыйдыр. Кайнатмага-бәлешкә дип тураганда да, кисеп алам да, рәхәтләнеп ашап йөрим кабакны. Бик яратам!
Мөгаен, безнең укучыларыбыз арасында кабак үстерүчеләр тагын бардыр, һәм бәлки алар да кабак суының файдасы турында белеп бетермидер. Бу эчемлек шунысы белән кыйммәтле - анда пектин күп була. Әлеге матдә матдәләр алмашының дөрес баруында зур әһәмияткә ия. Чөнки пектин кандагы холестеринның кимүенә, кан әйләнеше яхшыруга, организмны зарарлы матдәләрдән, шул исәптән радиоактив элементлардан да чистартырга ярдәм итә. Кабак суы аеруча йөрәк-кан тамыры авырулары булганнарга файдалы, салкын тиюдән сакланырга да ярдәм итә ул. Бавыры авыру булган кешеләргә дә кабак суы эчәргә киңәш итәләр, чөнки ул бавырны чистарту үзлегенә ия. Кыскасы, моның кадәр файдалы үзлекләрен күреп, кабакны киләсе елга күп итеп утыртырга теләүчеләр тагын да булырга мөмкин әле.
P.S. Хәтерлисез микән, элегрәк өлкәнрәк яшьтәгеләр кабак чәе пешерәләр иде. Бик тәмле чәй була ул. Бакчагызда кабак үстерсәгез, сез дә ясап карагыз әле: кабакның йомшагын киптерәсең, бер чәй кашыгы салып, кайнар су белән гади чәйне пешергән кебек пешереп эчәсең. Мондый чәй салкын кичләрегезне җылытырга булышыр!
Айгөл ЗАКИРОВА
Нет комментариев