Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фәрит Хәнифов кыш көне машинада термос белән җылы чәй йөртергә киңәш итте

Министр юлда йөрүчеләргә файдалы киңәшләрен бирде.

Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов кыш көне машинада йөрүчеләргә термоста җылы чәй йөртергә һәм башка файдалы киңәшләрен бирде.

«Озын ялларда күпләр кунакка бара, машинада ерак юлга чыга. Үзегез белән термоста җылы су йөртегез. Һава торышы начар торганда юлда элемтә югалырга мөмкин, шуңа күрә элемтә көчәйткечләре алып куйсагыз була. Алар хәзер кыйммәт тормый. Карда батып калган кешегә аның ярдәме тияргә мөмкин. Юлда төрле хәлләр булуы бар. Һәм иң мөһиме — юлга чыкканда һава торышын күзәтегез», — диде Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Буран аркасында юллар ябылган очракта, ярдәм сорап юл кырыйларындагы заправкаларга, кафеларга, кунакханәләргә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.  

Министр юл хуҗалыгы оешмаларының озын ялларда юлларны кардан чистартырга тулысынча әзер булуын әйтте. Юлларны кардан чистарту өчен 1140 техника, 54 база әзерләнгән.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы