Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фәрит Хәнифов: М12 трассасын төзүчеләр халыкка уңайлы булсын өчен тырышачак

Татарстан аша уза торган юлның озынлыгы 142 километр тәшкил итә, төзелеш бәясе 163 млрд сум була.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрале трассасы төзелеше якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләргә максималь уңайлылык тудырырлык итеп башкарылачак. Хәтта проектның бәясе кыйммәтләнгән очракта да. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов проект хакында фикер алышу буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.

«Без кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары юл аша чыга алсын өчен уңайлыклар тудыру мәсьәләсендә фикер алыштык. Минемчә, җирле юллар федераль трассаны гармонияле рәвештә кисеп үтүенә бәйле сорауларга проектлаучыларның уңай җавап табуы мөһим. Федераль трасса җирдә булачак, ә без өстән хәрәкәт итәчәкбез. Җирле халыкка комачауламасын өчен, трасса ерактарак салыначак. Бу, әлбәттә, кыйммәтләнүгә китерә», — диде Хәнифов.

Утырышта билгеле булганча, трассаның Татарстан аша уза торган өлешенең озынлыгы 142 километр тәшкил итә, төзелеш бәясе 163 млрд сум чамасы исәпләнә. Җирле халыкка уңайлы булсын өчен, автомобиль юлы буйлап тавыштан саклау экраннары урнаштыру һәм урман полосалары утырту планлаштырыла.

Бүген Татарстан Дәүләт Советында М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына Казанның кайбер министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, шулай ук янында магистраль төзелергә мөмкин булган торак пунктта яшәүчеләр керә.

Фото: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: М12 трассасы