Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыручы шәһәрләргә 5 млн турист килгән

Шәһәрләрдә туристлар үсешенең уртача күрсәткече 74 проценттан гыйбарәт.

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыручы шәһәрләргә 5 млн турист килгән. Бу хакта видеоконференция режимында узган матбугат конференциясендә Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Мәскәүдә, шул исәптән, 2 млн 700 кеше килүе теркәлгән, Санкт-Петербургта 600 меңнән артык кеше, Сочида 500 меңнән артык кеше булган. “Чемпионатны кабул итүче шәһәрләрдә туристлар үсеше Мәскәүдә 19 проценттан Саранскта 1678 процентка кадәр. Шәһәрләр буенча уртача күрсәткеч 74 проценттан гыйбарәт. Якынча мәгълүматлар буенча, 11 шәһәрдә июнь аенда 2,9 млн кеше булып киткән”, - дип белдерде Олег Сафонов.

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЧМ по футболу