Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Габделнур Нотфуллин: “Барлык бурычларны үтәдек” (фото)

Узып киткән тулы бер елга: "Без үзебезгә йөкләнгән барлык бурычларны тулысынча үти алдык", - дип йомгак ясау, килешәсездер, барлык коллективларның да хәленнән килми.

Ә менә РФ Пенсия фондының Балтач районындагы идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин үзенең чыгышын әнә шул җөмлә белән башлады. Бу иң элек райондагы 10 мең 140 кешегә пенсия, пособие һәм социаль түләүләр (районда яшәүче халыкның 29 процентына) үз вакытында түләнгән дигән сүз. Сумнарга әйләндергәндә аларның хезмәте тагын да калку күренә: 2016 елда райондашларга 1 миллиард 468 миллион 347 мең сумлык шушы төр акчалар түләнгән. Санаулы хезмәткәре булган бу коллектив кулыннан үткән, хуҗаларына барып җиткән акчаларның күләмен тулысынча күзаллау, аларның хезмәтен чагыштыру өчен район бюджетының 838 миллион икәнен әйтү дә җитәдер. Әле үткән елда ике мәртәбә пенсияләргә, айлык түләүләргә индексация ясаганнар, эшләүче пенсионерларның пенсияләренә кабат исәпләү үткәргәннәр, ана капиталын бирү уңышлы дәвам иткән (канун үз көченә кергәннән бирле 2262 гаилә бу дәүләт ярдәмен алган, шуларның 1463е инде әлеге ярдәмне канунда каралганча файдаланган да), 587 кешене, шуларның 416 сын картлык буенча пенсионерлар сафына "кабул иткәннәр" (күпме документлар хәзерләнгән дип укы), мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерү взносларын җыю буенча нәтиҗәле эшләгәннәр... Санап чыкканда җайлы гына кебек күренсә дә, соңгы взносларны җыю буенча гына да коллективка бик күп өстәмә чаралар күрергә туры килгән. Тиеш, мәҗбүри булса да, үзләрендә эшләүчеләр язмышы белән бәйле булса да, эш бирүчеләр арасында һәркем бердәй җаваплылык тоймый шул. Суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә дә, район башлыгы катнашында 12 утырыш үткәреп, 25 җитәкчене тыңларга да туры килә. Әлеге тырышлыклар бушка китми, унбер оешма үзенең зур күләмле әҗәтләрен каплый. Бүген инде андыйлар (зур әҗәтлеләр) дүртәү генә калган, алар белән дә даими сөйләшүләр, ведомствоара комиссияләрдә аңлашулар бара. Тырышлык бушка китмәс дип өметләнәләр. Мәҗбүри взнослардан тыш өстәмә иминияләштерү взносларын җыюда да уңышлы эшли район пенсия идарәсе коллективы.

Коллективның хисап җыелышында катнашкан РФ Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе вәкиле Ирина Стрельникова да балтачлылар хезмәтенә олы бәя бирде. Югарыда искә алынган хезмәтләрдән тыш, бу коллектив райондашларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, электрон форманы киңрәк куллану юнәлешләре буенча да республикадагы коллегаларына үрнәк, өлге булып тора икән.

Елны ничек башласаң, ул шулай дәвам итә диләр. Идарәдә эшләүчеләр гыйнварның беренче көннәреннән үк инде баштанаяк эшкә чумган. Бу көннәрдә пенсионерларга бер мәртәбә бирелә торган 5000 сум акчаларның адресатларына үзвакытында барып җитүе өчен тырышалар. Алдагы айларда да үзгәреш-өстәмәләр, кабат исәпләүләр булачагын истә тотсаң, ә бит болар барысы да гадәти эшләренә өстәмә дигән сүз, эшләренең тавык та чүпләп бетермәслек булачагына шик юк. Аларга да, күпсанлы клиентларына да уңышлы ел булсын дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250