Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Габдулла Гомәров: «Күптән түгел генә сыерыма операция ясадым»

Сабырлыгы белән дөнья бәһасенә торырлык Хәзинә ханым улын шулкадәрле кешелекле, рәхимле итеп үстерә ки, Габдулланың күңел җылысы кече туганга да җитә.

Алты айлык чагында Куныр авылына күчеп кайткан Габдулла һәм аның әнисе Хәзинә үзләренең кырык километр радиуста иң кирәкле кешеләр икәнлеген яши-яши тойдылар микән?! Тойганнардыр, тик мактанырга яратмаулары, безгә мактану килешми, дип, тәкърарлап торулары гына бу хакта уйлап та карарга ирек бирмәгәндер. Сабырлыгы белән дөнья бәһасенә торырлык Хәзинә ханым улын шулкадәрле кешелекле, рәхимле итеп үстерә ки, Габдулланың күңел җылысы кече туганга  да җитә. Куныр башлангыч мәктәбенә укырга кереп, Шода мәктәбендә дә укып, интернатта торып Чепья урта мәктәбендә белем алган егет Буа ветеринария техникумына барып керә, туган колхозында эшләү  дәверендә Казан ветеринария академиясендә читтән торып белем ала.

– Минем бәхетем җитәк-челәрдән булды, – ди ил агасы. – Кайтып эшли башлауга районның мал табибы Зөлфәт Исрафиловның ихлас ярдәмен тойдым, бөек кеше иде ул, яшьләрне эшкә өйрәтте, киңәшләрен әйтте, белгәнен яшермәде. Район сыерларында лейкоз чирен бетергән кеше бит ул, хәзер бу чир Балтач белән Әтнәдә гомумән юк. Аннан колхоз җитәкчесе Хәмит Гәрәев – шулай ук бөек шәхес, оста оештыручы, авыл өчен, аның халкы өчен янып яшәүче – ашлыкны Шәмәрдәнгә чыгартып черетеп яткырмады  ул, халыкка өләште, ашатырга азыгы булгач, авыл кешесе күпләп мал асрый башлады, эшкә күнекте, авылны яратты. Мәчетен салдырды, газын кертте, юлын түшәтте, хезмәт кешесенең тырышлыгын күрде. Ул чакта «Якты юл» колхозы берничә мәртәбә республикакүләм  Сабантуйны үзендә үткәрде. Сәхнәдә алдынгылар рәтендә гел яктыюллылар булыр иде. Синең хезмәтеңә табынып яшәвең дә, тырышып эшләвең дә кешелекле җитәкчедән тора.

Габдулла абый үзенчәлекле кеше, җәмгыять малларыннан бигрәк ул күбрәк хуҗалык маллары, урам песиләре-этләре турында сөйли. Урамда кече туганнар очраса, аларның берсен дә язмыш кочагында калдырмый, куенына кыстырып өенә алып кайта, ашата, асрый. Моның өчен аңа Раббыбыз үзен аңлый торган, киң күңелле, рәхимле хәләл җефете Раушанияне насыйп иткән. Шунда күңелгә яшерен генә бер уй килә, – бу якларда  бер дә бәйсез этләр очраганы юк, әллә Габдулла абыйның шушы изге гамәленә бәйле микән, ә?!

– Берсендә балалар урман-басу тирәсеннән яралы бөркет алып кайтканнар, канаты чыккан, әти, мә, дәвала, диләр, – дип искә ала 68 яшьлек Габдулла абый. – Дәваладым, читлек ясап, шунда урнаштырдык. Берәр ай шунда ат ите  ашатып тоттык, аннан чыгардык, коймага утырып бер көн торды да, икенче көнне рәхмәтен әйтеп очып та китте.

Әнә шундый талант иясе ул Габдулла абый, борчылып бетеп гозерләгән кешегә дә, мин килгәч булды инде, малың савыга, дип ышандыра. Аннан төн йокылары күрми инде, малны тазартканчы контрольдә тота. Утыз биш ел мал табибы булып эшләү дәверендә аңа әйтелгән рәхмәт сүзенең, изге теләкләрнең чиге-чамасы юк.

– Эшли икән ул, изге теләкләрне әйтәм, тормышка аша икән, – ди Габдулла абый. – Балаларым югары белем алды, бүгенге көндә өчесе дә яхшы эштә югары хезмәт хакына эшлиләр. Мин моны терлекләргә һәм дә кешеләргә эшләгән яхшылыкларның әҗере дип табам.

Габдулла абый утыз җиде ел буе үзен кадерләп-хөрмәтләп яшәгән Раушания ханым белән ике егет, бер кыз үстергәннәр. Ике улы да инженер, кызлары Казан каласының ашыгыч ярдәм бүлекләренең берсендә шәфкать иясе. Габдулла абый балаларына җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсегез дип киңәш биргән һәм һәрчак кешеләргә, бигрәк тә авылдашларына ярдәмчел булырга өйрәткән. Шуңа күрә аларның балаларын да нәкъ үзләре кебек хөрмәт итәләр, яраталар.

– Балаларны мин иң әүвәл йөзәргә һәм машина йөртергә өйрәттем. Балалар үстергәндә бу минем төп бурыч булып торды. Тормышта нинди генә хәлләр булмас – йөзә белсеннәр, дидем, һәр җиргә дә өлгерсеннәр – руль тота белсеннәр, дидем. Бик тыңлаучан булып үстеләр. Олы малай өйләнгән, гаиләле, кечеләренең тормыш корасы бар әле. Лаеклы ялда булсам да, мал-туар авырый калса, ярдәмгә чакыралар, балаларым белән барам, булышам, төн йокламый мал өчен кайгырып чыксам-чыгам, әгәр бар да әйбәт булса, и тантана итә инде җаным!  Әнә шулай, кешегә булышудан, малга ярдәм итә алудан тәм табам мин.

Күптән түгел Габдулла абый сараендагы сыерының карынына операция дә ясаган әле. Малкай резин шланга йоткан, ашавы начарлана башлагач, балалары белән хирург вазифасына керешә. Сыерның арка миенә укол ясап, малның корсак тирәсен өшетә, сыер рәхәтләнеп күши, ә Габдулла абый, кулына перчатка да кимәгән килеш (перчатка киеп эшләмимен, алай кулым берни тоймый, ди) малкайның ашказанын әллә ни күп кисми генә шланганы тартып та чыгарды, шланга инде каткан, тимерчыбыкка әйләнә язган, әле тагын пресс баулары да өстерәлеп чыкты (бактың исә, юлында нәрсә очрый, шуны өстери торган гадәте бар икән, бу хакта саткан хуҗасыннан соң гына беләләр). Менә шулар азыкны үтәрми яткан да инде. Габдулла абый эшен бетереп тегеп тә куйды. Наркозы сизелми генә үтте бугай малкайның, берни булмагандай күшәвен дәвам итте, күңеле сау иде малкайның. Каян күрдемме мин боларны, Раушания апа ире белән горурлануын яшерми видеодан күрсәтте, Габдулла абыйның осталыгын балалары видеога төшереп алган. Шушы операциядән соң кече улы, операция дә ясарга өйрәндем, кан тамырын да таба белсәм, почти врач инде мин, дигән. Мал табибының хезмәте авыр, соң кайтыла, иртә торыла, өйдә торылмый, җаваплылык көчле, дип, балаларын башка һөнәр сайлауга этәрсәләр дә, канга сеңгән булса, талант дигән могҗиза балаларда чагылыш тапмый калмый шул. Габдулла абый сыер кебек эре малга операцияне беренче тапкыр 1983 елда ясый, күршеләре яңа гына башка чыккан булганнар, бер сыерлары үлгән, икенчесе авырый башлаган, эчендә инде моның гаеп, дип, Габдулла табиб операция ясауга керешә, чыннан да, соңгылыгы калып, череп яткан, сыер бик тилмергән. Барыбер исән калмас инде дигән сыер аякка гына басып килгән күршеләренә янәдән биш ел мул сөт бирә, игелек китерә. Үзләренең сыерлары да операциядән соң утыз литрга кадәр мул сөт бирүен дәвам итә.

– Куныр – ат ягы, биредә атлар асрыйлар, Габдулла абый әйтә, балык исләнсә, бер төрле ис килә бит, ат ите дә озак торып тәмен җуя башласа, шулай була, менә бу ат итендә омега бар дигәнне аңлата, ат ите ашагыз, файдалы ул, борынгы бабаларыбыз тикмәгә генә ат үрчетмәгәннәр, ди.

Габдулла абый шигъри җанлы да әле ул, мәшһүр әдипләр Роберт Миңнуллин, Әнгам Атнабаев, Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәтә, хәйраннар каласың. Һич кенә дә заманында 2400 баш колхоз терлегенең сәламәтлеген кайгырткан (әле авылның Югары очында 240, Түбән очында 160 баш терлек тоткан ул чактагы шәхси хуҗалыкларны да искә алсак) җаваплы һөнәр иясе димәссең, сәхнә кешесе кебек. Юк, ялгышам икән, сәхнәне гомумән сөйми булып чыкты Габдулла абый, җитди сәнгатькә генә мөкиббән икән ул.

– 150 баш буазлык кына карадым мин, – ди Габдулла абый. –  Ай саен 120 баш тана сата идек. Сатар дәрәҗәгә җиткерер өчен үлем-китемнәргә юл куймый сакларга, бәләкәй чагында күз карасыдай тәрбияләргә кирәк әле аларны. Мин беркайчан да, үлем-китем була калса, терлекче кызларны гаепләмәдем, акчаларын кистертмәдем, киресенчә, гаепне үземнән эзләдем, минем эшләп бетермәгәнлегем дип күрә идем. Ә мал табибының эше, әйткәнебезчә, әйтеп бетергесез дәрәҗәдә күп, җаваплылыгы югары. Чөнки ит, сөт, кайсы чорны гына алма, хуҗалыкның төп акча чыганагы. Акчаны югалтмас өчен югалтуларга юл куярга, сыйфат төшенчәсен җуярга ярамый.

Габдулла абый белән сөй-ләшеп утыру җанга рәхәт – синең каршыңда Тукай әллә үзе, әллә йорт, хуҗалык малын, җәнлекләрне, кош-кортларны, сукбай этләрне-мәчеләрне дәвалап - кайгыртып яшәүче  әкияттәге Доктор Айболит утыра, бер сүз белән әйткәндә, Даһи авыл кешесе. Мәзәкче дә икән әле тагын, көлдереп тә алды. Малларны дәвалаганда төшенкелеккә бирелмәс өчен мәзәген дә сөйлим, шигырьләтә дә әйтәм, бик уфтанганнарны орышып та атам, ди. Аның өчен иң мөһиме малны тою, аның авыртуын сиземләү, җанын аңлау, монда ул табиблык уйларын җигә, андый чакта бар тәнен булдыра алуына ышаныч, төгәллек биләп ала. Шунсыз булмый да, алынгансың-тотынгансың икән бу эшкә, син аны җиренә җиткезергә тиешсең.

Авылда яшьләр калмавына бик борчыла, үзенекеләр дә калада, дүрт егетне СПТУда укыта әле менә хуҗалык, дип куана. Җитәкчелектән дә бик канәгать ул, район ветеринария идарәсе дә онытмый, зурлый, рәхмәт аларга, ди.

Габдулла абый мәзәкче дидек бит, озатканда да мәзәге белән көлдерде, берәүнең өч улы булган ди, икесе акыллы, берсе ветврач булган, дип шаярта. Көлештек инде. Якынлашып килүче бәйрәмегез белән сезне, Габдулла абый һәм сезнең чордашларны да. Кадерле булып яшәгез, хуҗалык өчен кылган игелекле эшләрегез онытылмасын, шәхси малларга тигән ярдәмнәрегез тормышыгызны ямьләсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария