Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Матбугатка язылу ничек узды -2 "Гади хезмәт кешеләрен язсагыз..."

Тузанга батып, исләнеп кайтсак та борын җыермыйбыз...

БОРНАК ИЛЕ – күркәм, матур авыл. Авыл уртасында  өр-яңа мәктәп-бакча комплексы сафка басып килә. Коттедж кебек өйләр дә күренә.  Уңган-булган Борнак халкы заманнан калышмый, йортлар төзи, ничек тә акча таба, намус белән көн күрә. Мондый бәрәкәтле тормыш, һичшиксез, аң-белемнән, мәгърифәттән башка алга баралмый.

Укымышлы булыр өчен даими газета-журналларга язылып, ил-көн яңалыклары белән дә танышып бару мәслихәт. Аеруча да район хәлләре белән.  Моның өчен бай тарихлы “Хезмәт” газетасына язылу да җитә. Ә Борнакта “Хезмәт”не элек-электән яратып укыйлар,  гади хезмәт кешеләрен язсагыз, тагын да активрак укый башлаячакбыз әле, диләр. Язабыз, хезмәт кешесе, эш кешесе безнең көн кадагында, фермаларга барырга да, басуларга чыгарга да тартынып тормыйбыз, тузанга батып, исләнеп кайтсак та борын җыермыйбыз, хезмәт кешесе янында булып, аның эшен бар районга күрсәтә алуыбыз белән горурланабыз гына. Әле менә юри санадым, узган ел буе газетабызда гади хезмәт кешесе турында 150ләп язма чыккан. Атнасына бер чыккан газета  өчен аз түгел бу, иптәшләр. Алга таба да язачакбыз, менә Борнак урамнары буйлап, абунәчеләр белән очрашып йөргәндә дә язылучыларның барысы да эшсөяр икәнлегенә инандык. 78 яшьлек Мөэминә әби Нәҗипованың өендә гөрләп ремонт эшләре бара, улы-килене өен заманчалаштырырга булган, кулларыннан да килә, улы авылдашы белән бергәләшеп эшли. Әниегез белән бергә ничә ел яшисез дип сорыйбыз, гомер буе, ди ананың улы елмаеп. Шәп җавап, мәнле балалардан гына ишетә торган. Тәскирә апа Муллагалиева 25 ел Борнак балалар бакчасын җитәкләгән кеше. “Бервакыт газетада минем турыда төгәлсезлек киткән иде, һәм мин  “Хезмәт”кә язылуны туктаттым, –ди. – Шуннан бирле язылган юк иде инде, ярар, быел язылам инде...” Тәскирә апаның үпкәсе онытылуына, кабаттан “Хезмәт” белән дуслашуына  бик куандык. Балалар бакчасында эшләгән, мәктәптә  физика-математика фәненнән укыткан Энҗе апа Нәҗипова да берсүзсез язылуын белдерде, Салиха апа Гыйләҗетдиновага,  мәктәп мөдире Гүзәлия ханымга  да рәхмәт,  борып җибәрмәде. Дин һәм тормыш сәхифәсенең ай саен махсус чыга башлавына куануларын әйттеләр. Гөлфирә, Гүзәлия  Гариповалар  әниләре янында яши, эшләре бик тыгыз булса да, (Гүзәлия апа ике елдан артык урын өстендә ятучы әбиләрен тәрбияләргә йөгерде, апасы исә болында сыер малы белән мәш килә иде), газетабызга язылдылар, Сания апа Муллагалиева урын өстендә ятса да, улы Ленарга “Хезмәт”кә язылырга кушты. Гөлйөзем апа Сабирова да көтеп кенә торган диярсең, берсүзсез риза булды. Кырык елга якын хуҗалык идарәсендә баш икътисадчы булып эшләгән Лида апа Габдуллина да «Язылам, язылам, әле генә бер ”Хезмәт”не кирәкле информация бар икән монда, дип ераграк җыеп куйган идем», ди. Лида апаның ишегалдындагы чәчәкләренә таң калырлык, бик матурлар, уҗымнарын сата икән ул аларның.

Гөлназия апа Гайнетдинованың килене койма аша гына да язылып куймакчы иде әле, кайнанасын күрәсе иттек. Кайнананың килененә “кызым, яулыгымны гына рәтләргә булышчы”,  дип әйтүенә эредек тә киттек. Гөлназия апа гомере буе фермада эшләгән, хәзер килене шунда эшли. Ерак түгел кодагые  Гамилә апа яши. Ике кодагый да, яңгыр тамчыларының төшүенә куана-куана, “Хезмәт”кә язылды. Фәләхетдинов Фәрит абый белән Раилә апа да килүебезне җылы кабул итте, авылга күченеп кайткан  Хәлил абый да кызыксынып язылды. Мәгариф ветераны Миләүшә апа Сәләхетдинова  “Әйдә, җәен язылам да, кышын сәяхәткә китәм”,  ди. Сәяхәт дип әйтүе чиратлап  оныклар тәрбияләшергә китүе икән, –  Мәскәү, Казан...һәм башка яклар.

Әнә шулай, “Хезмәт”сез борнаклылар “Хезмәт”ле дә булып куйды. Рәхмәт һәрбарчасына да.

 

Илдар ШӘМСЕТДИНОВ (рәсемдә): “Язылмыйм, “Хезмәт” укырга вакыт юк, октябрьдән язылам”, дип кырт киссә дә, соңыннан йомшарды үзе, язылып та куйды. Сүз уңаеннан, абунәчеләр күбрәк кышкы чорда язылырга яратучан, тик бүгенге чәй иртәгегә ярамаган кебек, җәйге информацияне дә кышкысы белән чагыштыра торган түгел, бөтенләй башка мохит, башка язмалар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугатка язылу бара