Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гади көнебезне ямьләндердегез, рәхмәт, ди Наил Фәсыйхов

Даими хәбәрчебез, Нөнәгәр авылының хөрмәтле кешесе Наил абый Фәсыйхов шалтыратып, Инвалидлар көне уңаеннан үзләрендә үткәрелгән бәйрәмнән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

- Инвалидлар көне уңаеннан мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбызда бик матур бәйрәм оештырдылар. Әлеге күркәм чарага балалар да чакырулы иде. Биредә катнашучыларның музыка дөньясында үзләрен ничек хис итүләре тикшерелде. Һәр биремне дә зур тырышлык белән тиз генә чишеп чыгарга тырыштык. Безне шулай зурлаган һәркемгә олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез. Гади көнебезне ямьләндереп җибәреп, безне бергә туплаган, аралашырга мөмкинлек биргәннәре, игелекле эшләре өчен Аллаһы Тәгалә зурласын үзләрен, - диде Наил абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"