Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек кагыйдәләре турында искәртә

Татарстанда томан һәм яшенле яңгыр көтелә.

(Казан, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек кагыйдәләре турында искәртә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

13 июльдә, республика территориясендә яшенле яңгыр явачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә, шулай ук урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Һава торышы бозылу нәтиҗәсендә су басу очраклары күзәтелергә, электр тапшыру линияләре, реклама конструкцияләренә зыян килергә, агачлар аварга мөмкин.

Коткаручылар яшенле яңгыр вакытында өйдән чыкмаска, урамда калган очракта реклама такталарына якын килмәскә һәм агач астына яшеренмәскә киңәш итә. Машина йөртүчеләргә исә, артык ихтыяҗ булмаганда, шәһәрдән читкә чыкмаска, юлда тизлек режимын сакларга кирәк.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы