Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гаеп кемдә?

Бер гаиләдә гел тавыш-гауга, ә икенчеләре тыныч һәм аңлашып яшиләр икән

Күрше йортларда ике гаилә яши. Бер гаиләдә гел тавыш-гауга, ә икенчеләре тыныч һәм аңлашып яшиләр икән. Бервакыт, күршеләренең тыныч яшәвеннән көнләшеп, хатыны иренә:

– Бар, күршеләргә кереп чык әле, белеш, ачыкла, шулкадәр матур яшәүләренә ни сәбәп икән? – ди.

Ир керә, яшеренеп күзәтә башлый. Күрә: күрше хатыны идән юа башлаган иде, кухняда эше калган булып, шунда йөгереп кереп китә, ә сулы чиләк ишек төбендә кала. Шулвакыт ире кайтып керә һәм күрмичә чиләкне аударып, суны түгә. Кухнядан хатыны чыгып, иреннән: «Кичер, мин гаепле», – дип гафу үтенә. «Юк, – ди ир, – мин гаепле, син кичер мине.»

Ирнең кәефе кырылып, өенә кайтып керә.

Хатыны:

– Ну, нәрсә, күрдеңме?

Ире:

– Күрдем!

– Әйт инде тизрәк, ничек анда?

Бөтенесен аңладым! Бездә бөтен кеше хаклы, ә аларда барысы да гаепле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе