Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гафу ит мине, кызым!

Һәркем үзенең яңа туфлие, тектергән кыйммәтле күлмәге белән мактанды. Ә Гөлнур бер читтә боегып басып торды, аның мактанырлык киемнәре юк шул!

Арып-талып, шыбыр тиргә батып, кибеттән кирәк-яраклар җыеп кайтып килгән Вәсим абый, хәле бетеп, парктагы эскәмиягә килеп утырды. Көн әйбәт, ял да итәрмен, азрак саф һава да сулармын дип уйлады ул. Шунда бер көтү бала-чаганың чыр-чу килеп уйнаганын күрде дә ямансулап куйды. Уйлары үткәнгә йөгерде...

...Кайчандыр бердәнбер кызы Гөлнур да бакчадан кайтканда шулай уйный иде бит. Нигәдер, кызы бакчадан алырга һәрчак әтисен чакыра иде: “Әтием, мине бүген дә син ал, кайтканда кызлар белән уйныйсым килә, син мине ачулан­мыйсың, ә әни андый түгел, ул мине яратмый!”

Кызыннан көннән-көн читләшә барды Галия. Соңга калулар, эштән “төшереп” кайтулар күзгә күренеп ешая башлады. Ә көн­нәрдән бер көнне, иренә һәм кызына берни әйтмичә, өйдән чыгып китте. Берни аңламый калган Вәсим, хатынын эзләп-эзләп тә тапмагач, аның ахирәте Асиягә шалтыратты. Анысы исә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Галия өйдән чыгып киткәч, үзе белән бергә эшләүче, үзеннән күп­кә яшь Азат исемле бәндә бе­лән яши башлый. Күптән түгел әни­сен җирләгән ир, аракы чөмереп, күңел ачу турында гына уйлый. Галиягә шул гына кирәк! Бу хәлләрне белеп алган Вәсим көннән-көн боегып, күңелсезләнеп калды, акрынлап үзе дә “яшел елан” белән дуслашты. Хәмергә шулай нык ияләшеп китте ки, хәтта эшенә дә бармый башлады. Ә бала турында уйлаучы да юк. Ашарына, кияренә кирәк бу баланың, дип, беркем дә кайгыртмый. Гөлнур өчен бик авыр көннәр башланды. Ул әтисенә төрлечә ялынып карый: “Әти, эчмә, зинһар, әйдә әйбәт кенә яшик, ашарга да пешерәм, идән-керләр­не дә үзем юам”, – дигән сүзләр дә җавапсыз калды.

Еллар шулай үтте. Кыз 11нче сыйныфны тәмамлый. Гөлнурга карата сыйныфташлары да үз­гәрде: “Син – алкаш кызы, ә әниең сине ташлап киткән”, – кебек сүзләр белән Гөлнурның болай да яралы йөрәгенә тоз сипте. Соңгы кыңгырау, имтиханнар... Кыз мәктәпне уңышлы тәмамлады, аның укытучы буласы килә. Бөтен сыйныф чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Һәркем үзенең яңа туфлие, тектергән кыйммәтле күлмәге белән мактанды. Ә Гөлнур бер читтә боегып басып торды, аның мактанырлык киемнәре юк шул!

Ярый әле ахирәте Роза бар, ул Гөлнурны һәрчак яклый, кыерсыттырмый. Нәрсә эшләргә белмәде Гөлнур. Әтисе көн дә исерек, ә әнидән бөтенләй ярдәм юк. Яңа кием каян алсын инде кыз бала? Шундый уйлар белән өенә кайтты кыз. Гадәттәгечә, әтисе исерек, гырлап йоклап ята. Ничек, нинди хәйлә табып бармыйча калырга соң бу чыгарылыш кичәсенә? Әтисенә карап озак басып торды Гөлнур һәм үксеп елап җибәрде: “Я, кемгә кирәк инде мин? Әни барлыгымны да белми, әти көне-төне исерек! Юк, мин болай яши алмыйм, оят миңа!” – диде дә кулына кәгазь белән ручка алды. “Хушыгыз, сыйныфташлар, уңыш­лар сезгә! Хуш, әти, хуш, әни, мин болай яши алмыйм!”– дип язган кәгазьне бүлмәсендә калдырды. Ә үзе акрын гына өйдән чыгып китте һәм караңгы, салкын мунчага юнәлде...

Кич белән сыйныфташлары матур итеп киенеп-ясанып чыгарылыш кичәсенә җыелды, ләкин араларында Гөлнур гына күренми. Башкаларның бик исе китмәсә дә, Роза ахирәтен көтте. Түзмичә, телефон номерын җыйды. Гудок бара, ә телефонны алучы юк. Нидер сизенеп, Роза тизрәк эчке курку хисе белән дустының өенә йөгерде. Гөлнурның әтисе берни белми йоклап ята. Роза, дустын күпме генә эзләсә дә, таба алмый. Аның бүлмәсеннән табып алган кәгазь кисәген болгап, ишегалдына чыгып йөгерә, сарай эчләрен карап чыкты. Мунча ишеген ачса, анда дустының җансыз гәүдәсенә килеп бәрелде. Коты очкан Роза яшен тизлеге белән өйгә йөгерде. Дер селкетеп, Вәсим абыйсын уята башлады. Мыгыр-мыгыр килеп яткан исерек ата, Гөлнур турында ишеткәч, кинәт айнып киткәндәй булды. Мунчага барып, кызын үз куллары белән баудан төшерде...

...Гөлнурны соңгы юлга озатырга бөтен авыл җыелды. Сыйныф җитәкчесе, сыйныфташлары, барча халык елый. Ә бер читтә Гөл­нурның әтисе такмаклый-такмаклый яшь түгә: “Әрәм иттем баламны, мин генә гаепле синең үлеме­ңә. Бернинди ярату күрмичә китеп барасың... Кичер, кызым! Рәнҗемә миңа!”

Бу фаҗига атаны бөтенләй айнытып җибәрде. Кызын югалтканнан бирле хәмерне авызына да алганы юк. Тормышы тоташ караңгылыктан торса да, өйләнергә дә уйламады. Кызын юксынып яши ул. Һәркөн шушы ял паркына килә, балаларның чыр-чу килеп уйнавын карап утырырга ярата. Алар арасыннан Гөлнурын эзли. Аның күзләрендә яшь тамчылары. Бу күзләрдә юксыну да, үкенү дә бар. Тормыш баткагыннан чыгу өчен шулкадәр кыйммәт хак — бердән­беренең гомере белән түләргә кирәк булды шул аңа, дип яза Кызыл таң.

 

Фирая ИСЛАМОВА.

Автор: Резеда Галикәева

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш хикәя