Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гафурҗан абыйның сабырлыгы йөзләрендә чагыла

90 яшенә җитеп, сәламәтлеге какшау сәбәпле туган авылыннан читтә, кадерле балалары янәшәсендә яшәүче Гафурҗан Рәхимҗанов Кенәбашына кайткан саен гел бер сүзне кабатлый: “Авылым матур минем, авылым матур”...

Кенәбаш диюгә күзләре яшь белән тула шул Гафурҗан абыйның, сугыш еллары, аның артыннан булган авырлыклар да сыный алмаган бабайны 65 ел бергә яшәгән Өммегөлсеменең үлеме сындыра. Әле дә булса аның юклыгы белән килешә алмый яши ул. Икесе дә бер чор балалары алар, юклыгын да, тормыш авырлыгын да бертөрле күреп үсәләр, эш арасында җитлегеп буй җитәләр, тормыш коралар. Гаилә корып яши башлагач та туган авылны ташламый, тормыш белән колхоз эше бергә алып барыла.

– Ул заманда тракторы да, комбайны да юк иде бит. Барлык эшләрне ат белән башкардык. Тырмалый, сукалый идек тә, аннан соң ашлык сибеп, яңадан бер тырмалап, иген үстерә идек. Сугыш тәмамланганнан соң Лаешта урман кистек, хатын-кызлар кисә, без ат белән ташыйбыз, – дип хәтер йомгакларын сүтә Гафурҗан абый. Күрәсең, атлар белән авыр елларны бергә үтү әлеге җан ияләренә карата хөрмәт уяткандыр Гафурҗан абыйда, чөнки аннан соң да озак еллар атлар белән бәйле эшләрдә эшләп, авылдашлары арасында хөрмәт казанып эшли һәм яши ул. Юклык заманында яшәсәләр дә, 5 балага тормыш бүләк итеп, аларны да үз үрнәкләрендә кеше иткәннәр. Бүген һәрберсенең үз тормышы, үз гаиләсе, үз куышы. Шулай да әти белән әнигә нарасый вакытта да, инде күзгә күренгәч тә бала югалту ачыларын татырга туры килә. Бары бер-берсенә терәк һәм таяныч булып кына бу авырлыкларны җиңеп чыгалар.

Нишләтәсең бит, беребез дә мәңгелек түгел бу дөньяда, Өммегөлсем апаның да гомере кыскарак була шул. 2016ның ноябре аны гаиләсеннән мәңгелеккә алып китә. Бүген әтисен кадерләп, хөрмәтләп тәрбияләп торучы Кадрия апа: “Әни кочакларымда җан бирде”, дип күз яшьләре аша искә ала ул көнне. Аннан соң Гафурҗан абыйның үзен генә калдырмыйлар, туганнар чиратлашып әтиләре янәшәсендә булалар. Шулай да язга чыккач, Кадрия апа аны Балтачка алып төшә. Шөкер, Кадрия апаның ире Әгъзәм абый да бик сабыр кеше. Мөгаен, балаларын кечкенәдән бик кадерләп үстереп, аларга авыр сүз дә әйтмәгән Гафурҗан абыйга үткәндәге яхшылыкларының меңе белән әйләнеп кайтуы шушы буладыр.

Бүген ул кеше ярдәменнән башка йөри алмый, ишетүе дә начар, тик күзләре әле яхшы күрә һәм шулар ярдәмендә ул янәшәдәге гимназия тормышын күзәтеп, тәрәзәдән генә булса да балаларга сөенеп утыра. Атнага бер менгән Кенәбашын да ул бик яратып, менгән саен авыл урамнарыннан күзен алмый күзәтеп, “Минем авылым, минем авылым”, дияргә ярата. Авылына булган мәхәббәте сары сагышларга әйләнмичә, Гафурҗан абыйга Ходай озын, бәрәкәтле гомерләр насыйп иткән булып, 4 баласына, 14 онык, 11 оныкчыгына кадерле әти, бабай, дәү бабай булып тыныч, имин көннәргә сөенеп яшәргә язса иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев