Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гаилә җылысында

Бер баладан «Сиңа ике кул нигә кирәк?» дип сораганнар. Бу бала: «Бер яктан әнинең кулын, икенче яктан әтинекен тотып, җитәкләшеп барыр өчен», - диеп җавап биргән. Әйе, бала өчен төн йокыларын йокламый, үзе ашамаганны да ашатучы әнисе генә түгел, ә әтисенең дә янәшә булуы, һәрчак бергә атлап баруы да мөһим...

Тик бүген әтиләребез балаларының бу теләкләрен канәгатьләндерә аламы икән? Тигез гаиләдә үсеп тә, балалар үзләрен ялгыз хис итмиләрме? Җәбер-золымнардан саклап, күркәм үрнәк күрсәтә беләме аларга әтиләре?


Бала кечкенә вакытта әти - әнисенә охшарга тырыша, алардагы сыйфатларны үзендә булдырырга тели (әтиләрдән әлбәттә ир бала үрнәк ала). Димәк, әти-әнинең холык-фигыле, үз-үзен тотышы бала өчен үрнәк булырга тиеш. Әхлаксызлык, эчкечелек, гаугалы булу, сөйләмдә әдәпсез сүзләр куллану һәм башка тискәре сыйфатлар баланың рәхимсез, мәрхәмәтсез, усал булып үсүенә зур йогынты ясарга мөмкин. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзне уйлап, төпле итеп әйтүе, эш-гамәлләренә җаваплы, итагатьле булуы ир бала өчен үрнәк сыйфатлар булып тора.


Бала сезнең һәрвакыт эш белән мәшгуль булуыгызны күреп торсын. Аның сезнең белән бергә бакчага, балык тотарга, поход, экскурсияләргә баруы һәм башка эшләрдә катнашуы мөһим. Мөмкин булса, аны үзегезнең эш урынына да алып барырга була. Гомумән, бала тәрбияләүдә татар халкының «Ни чәчсәң - шуны урырсың» дигән мәкален истә тотарга кирәк. Шуны ассызыклап әйтергә кирәк: ир баланы файдалы хезмәткә күнектерү - иң әһәмиятле мәсьәлә.


Ир-ат яңалыкка, яңа ачышлар ясарга омтылучан. Шуңа күрә һәр ир бала киләчәктәге юлын яшьтән үк сайларга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү аңа үзенең нәрсәгә сәләтле булуын аңларга ярдәм итә. Малайларның йөзеп тә, йөгереп тә, очып та карыйсы килә. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, ул үзен хокук тәртибе кагыйдәләренә туры килми торган, әхлаксыз гамәлләр кылуда сынап карарга омтылырга мөмкин.


Баланы төрле көндәлек мәшәкатьләрдән, бурычлардан азат итәргә, аңа һәрдаим ярарга тырышырга киңәш ителми. Алда торган һәр мәсьәләне кемдер хәл иткән очракта баланың тормыш, табигать, кешеләр белән кызыксынуы кими. Шул ук вакытта аның кайда һәм кем белән аралашуын белеп тору мөһим. Ул үзенең янәшәсендә аңа кыен вакытта һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы булуын тоярга тиеш.


Малайлар - тынгысыз, тиктормас халык. Аларның сезне шатландырган вакытлары да, кәефегезне төшергән вакытлары да була. Шуңа да улыгыз чын ир-егет булып үсеп җитсен өчен сездән зур хезмәт, таләпчәнлек, түземлек, үзара аңлашып яшәүгә ирешү сорала. Балагызның нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да, аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала - иң зур шатлык. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ә тәрбия кылу өчен, әлбәттә үзеңә тәрбияле булырга кирәк.


Хөрмәтле әтиләр! Сезгә мөрәҗәгать итеп, балаларга игътибарлы булыйк, әйтергә теләгән сүзләре булса, тыңларга вакыт табыйк, үгет-нәсыйхәт, киңәшләребезне бирик диеп әйтәсе килә. Без аларга ачык чырай, көләч йөз белән карасак, алар да безгә йөрәкләрен ачарлар. Ягымлы карашны алар читтән түгел, бездән күрсеннәр иде. Балалар урам тәрбиясе түгел, ә гаилә җылысы күреп үссеннәр.

Фото: qbici.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250