Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гаиләбез зур югалту кичерде

30 июль көне гаиләбезгә зур югалту алып килде. Тормыш иптәшем, балаларның яраткан әтиләре, оныкларның кадерле бабайлары Мөхәммәт көчле авырудан соң якты дөньядан бакыйлыкка күчте.

Шушы авыру белән көрәшкәндә, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, үзләренең ярдәмен күрсәткән Чепья участок хастаханәсе табибларына һәм шәфкать туташларына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Авыр вакытта кайгыбызны уртаклашып, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән барлык туганнарга, улыбыз эшләгән Балтач ветстанция җитәкчеләренә, барлык күршеләргә, дусларга, соңгы юлга озатуда булышкан авылдашларга, катнашкан һәммәгезгә дә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Олы йөрәкле кешеләр, безгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Корбан гаете көнне җирләнгән кадерле кешебез Мөхәммәт, авыр туфрагың җиңел, рухың шат, урының җәннәттә булсын.

Ихтирам белән Сәләхетдиновлар гаиләсе.

Шода авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев