Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Галимнең фаразлары чынга аша башлады

Иоганн Кеплер ерак киләчәк турында үзенең фаразларын ясаган. Аның гыйльми хезмәтләрен өйрәнгән бүгенге галимнәр Кеплерның фаразлары тормышка аша башлавын белдерә.

XVII гасырның танылган немец астрономы Иоганн Кеплер ерак киләчәк турында үзенең фаразларын ясаган. Аның гыйльми хезмәтләрен өйрәнгән бүгенге галимнәр Кеплерның фаразлары тормышка аша башлавын белдерә.

1610 елда Иоганн Кеплер Коперник эшләре белән кызыксына башлый. Астроном аның теориясен җентекле өйрәнгәннән соң үзенең фаразларын ясый.

Галим ерак киләчәктә Җирдә глобаль җылыну башланачак, шуның нәтиҗәсендә бозлар эриячәк дип әйтә. Бу глобаль үзгәрешләр табигать һәлакәтенә китерәчәк һәм шуның нәтиҗәсендә миллионнарча кеше һәлак булачак. Иоганн Кеплер кешелек дөньясы ахырының ничек булачагын шулай фараз иткән. Астроном билгеләвенчә, дөнья бетүенә Кояш сәбәпче булачак. Кояш системасында термодинамик үзгәрешләр нәтиҗәсендә Кояш планетадагы бөтен тереклекне көйдереп бетәчәк.

Бүгенге белгечләр танылган немец галименең фаразларына җитди карый, чөнки аның беренче нәтиҗәләре тормышка аша башлады да инде. Аномаль һава шартлары аркасында бозлыклар эри, дөньяда катаклизмнар арта. Шулай булса да, дөнья бетүенә ышануы авыр. Бәлки, немец галиме дөрес фаразлар ясагандыр, әмма аңа кадәр ерак әле, дип саный бүгенге көн галимнәре.

Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кеплер