Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Галимнәр коронавирусның смартфон экранында саклану вакытын ачыклаган

Covid-19 вирусы көпшәк өслекләрдә азрак вакыт дәвамында саклана.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Австралия галимнәре Covid-19 вирусының төрле өслекләрдә һәм төрле температураларда саклану вакытын ачыклаган. Бу турыда Virology Journal журналына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Галимнәр фикеренчә, коронавирус пыяла, винил һәм күгәрми торган чуен, кәгазь һәм пластик банкноталар өслегендә 20 градуста 28 көнгә кадәр саклана.

30 градуста вирус шома өслекләрдә өч атнага кадәр, 40 градуста берничә тәүлек исән булуын билгеләгән.

Моннан тыш, белгечләр көпшәк өслекләрдә (мәсәлән, киҗе-мамык тукымада) коронавирус шома өслекләргә караганда тизрәк һәлак була дигән нәтиҗә чыгарган.

Шуңа күрә белгечләр смартфоннарның куркыныч булуын искәртә. «Бу җайланмаларның өслеге көпшә материалдан эшләнмәгән, аларны сирәк чистарталар», диелә хәбәрдә.

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус смартфон covid-19