Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Галимнәр тышкы кыяфәт матур булсын өчен ничә сәгать йокларга кирәклеген әйтте

Белгечләр фикеренчә, 21:45 сәгатьтә йокларга яту һәм иртән җидедә тору иң уңай булып санала.

Тышкы кыяфәтне яхшы хәлдә саклау өчен якынча 9 сәгать 10 минут йокларга кирәк. Мондый нәтиҗәне Британия галимнәре ясаган. Бу хакта Daily Mirror басмасына сылтама белән “Российская газета” яза.

Табиблар тәҗрибәдә катнашучыларның иртән тире төсенә һәм чисталыгына бәя биргән. Тугыз сәгатьтән артыграк йоклаган кешеләрнең тышкы кыяфәте яхшырган.

Моннан тыш, тәҗрибәдә катнашучылар сүзләренчә, тышкы кыяфәтләре яхшыру белән беррәттән алар иртәнге хәлсезлектән, ярсып китүдән һәм начар кәефтән арынганнар. Белгечләр фикеренчә, 21:45 сәгатьтә йокларга яту һәм иртән җидедә тору иң уңай булып санала.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев