Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гарасат үткән җирләр, зыян күргән авыллар (фото, йомшак күңеллеләргә карамаска)

Бу гарасат дигәннәре бөтен күк йөзен камап алып, дөньяны караңгылыкка күмеп, коточкыч дәрәҗәдә куркыныч булып килде... Бистәдә яңгыр чиләкләп орды, җил дулады, әмма андый-мондый хәвеф-хәтәр булмады, ишетелмәде. Ничек килсә, шулай китте, хәерлегә генә була күрсен, дидек тә, авыл җирлекләренең хәлләрен белешергә тотындык. Ә анда...

Юлда очраган һәрнәрсәне тотып боргымаса да, урыны- урыны белән хуҗалыкларга да, җәмгыятьләргә дә зыян салган авыллар бар. Иске Салавыч авылына кергәндә өйләрнең капка калайларын кузгаткан, полосасы белән талларны кырып чыккан, зираттагы агач башларын кыркып узган. Мәктәп урамыннан менгәндә электр баганасын сузып салган, юл тулы чыбык. Бер өйнен "түбәсен" каршы як хуҗалыкның бакчасына "күчереп куйган". Биредә иң күп зыянны амбар белән ферма хуҗалыгы күргән - ялтырап торган калайлар аунап ята, яңа комплекс түбәсендәге вентиляция башняларын да җиргә ыргыткан. Каравыл этләре дә курыккан бугай, хәвефләнеп кенә өрәләр. Бәрәңге подвалының түбәсе, амбар склады, КСП, сөтчелек фермасы түбәләре - гарасаттан нык зыян күргән объектлар. Ферма тирәсендә нигә кеше җыелган, көрәкләр белән нишлиләр микән дисәк, чокырга чабыш аты төшеп киткән булган, шуны чыгарырга маташулары икән. Бичаракай, өермәдән куркып шунда сикергәндер инде. Соңыннан белештек: малкайны җайлап кына алганнар, исән калуына куанганнар. Авылның яңа урамында да зыян күргән каралты - куралар бар. Давыл "Йолдыз" кибете түбәсендәге калайларны да кубарып алып, күршедәге Рәхимҗан абыйларның бәрәңге бакчасына җәеп салган.


Яңгул авылын чыккач "ИВА-Мебель"нең реклама щитын фундаменты белән бергә еккан. Юл кырында төбе-тамыры белән кубарылган каен агачы ята. Җәмгыятьнең ферма түбәсен сүткән.

Шеңшеңәрдә Илшат Зариповларның абзар түбәсендәге калайларны каршы як өйләрнең бакчаларына кадәр тараткан. "Ишегалдында качып карап тордык, күпме җыйган печән әрәм булды", диләр хуҗалар. Югары очта Ганиев Раузитларны өй түбәсез калдырган, яңгыр өй эчләренә үткән.

Смәелдә күбрәк шәхси хуҗалыклар зыян күргән. Югары урамдагы 4 хуҗалыкның берсендә шушы хәл, ди авыл җирлеге башлыгы Рифнур әфәнде . Бер урамда шулай ук электр баганасын аударган, 200 метрлап чыбык-чабык аунап ята. Электр хезмәткәрләре, элемтәчеләр дә шунда. Мәктәп түбәсенең бер өлешенә зыян килгән.

Шеңшеңәрдә шулай ук зыян күргән хуҗалыклар бар - гарасат күбрәк Комсомол, Тукай урамнарында йөргән, йортларның түбә калайларын куптарган.


Гадәттәш тыш хәл Чутайда да күзәтелгән - давыл җәмгыятьнең җитештерү комплексларына зыян салган, фермада стоянка түбәсен алып ыргыткан, авылның мәдәният йорты да шактый зыян күргән.

Табигать бәла-казасы Салавыч Сәрдегәне авылындагы кайбер өй түбәләрен очырган, Пүскән, Чапшар авылларында да үзенең "көчен" күрсәткән.

Әлеге фотоларда табигать китергән бәла-казаларның бер өлеше генә сурәтләнгән. Районыбызның калган авылларында да мондый хәлләр булмагандыр, дип әйтеп булмый. Әле ярый кеше хәсрәтләре күрмәдек, мал-туарларыбыз исән-сау, йорт-җирләребез урынында, юлларда хәвеф-хәтәрләр булмады.

Баш редактор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250