Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Гарьлегемнән еладым” – Кукмарада 85 яшьлек ялгыз әби тирәсендәге гаугадан соң 55 яшьлек ирне прокуратура “бауга менәрлек итә”

Кукмара районында 85 яшьлек ялгыз карчыкны 5 ел дәвамында социаль яклау хезмәткәрләре карыйбыз дигән ялган документлар ясап акча алып яткан. Моны фаш иткән кешеләргә дәүләт тарафыннан басым ясала башлаган.

Кукмара районы Адай авылында гомер итүче Мингайшә Хәсәновага быелның октябрь аенда 85 яшь тулган. Бу уңайдан Instagram-да районның рәсми сәхифәсендә Мингайшә апаның фотосурәте дә урнаштырыла. Фотосурәттә бүләк тапшыручы социаль хезмәткәр Әлфия Хаҗиәхмәтова да бар. Рәсем асты язуына ышансаң, әбине инде 2014 елның 1 маеннан бирле социаль хезмәткәр тәрбия кыла икән.

Ялган имза Фотосурәтне Мингайшә апаның абыйсының малае, күршедә генә яшәүче Ислам Хәсәнов күрә һәм аптырашта кала. Әбине бит килеп хәлен белүчеләр юк, дип сөйләде ул Азатлыкка. Кукмара районының Instagran сәхифәсе “Без бу хәлне күреп бик аптырадык, чөнки аны бездән башка караучы булганы юк. Фоторәсем пәйда булганчы, минем хатынга Әлфия Хаҗиәхмәтова килгән һәм ул: “Районнан, социаль яклау бүлегеннән әбине туган көне белән котларга килергә җыеналар, Әлфия әбине карыймы дип сорасалар, карый дип әйтерсең, мин сиңа караганда “старший”, дигән. Өстәл япмасы астында ниндидер кәгазьләр дә калдырганын әйткән, шуларны күрсәтергә кушкан”, дип исенә төшерә ул. Ир бу сүзләрне ишеткәч, япма астындагы кәгазьләрне карарга Мингайшә апага кереп китә һәм күрсәтелгән хезмәтләр актына (акт сдачи-приемки оказанных услуг) тап була. Актта Мингайшә Хәсәнова имзасы тора. “Мин бу хәлгә аптырамас та идем, ләкин Мингайшә апаның кулы эшләми, ул авырый, кулын күтәрә дә алмый. Ул быелның гыйнварында инсульт кичерде, нәтиҗәдә кулы хәрәкәтләнми. Гыйнвар аенда нотариуста ышанычнамә ясаттык һәм аның өчен имзаны минем хатын куя”, ди ул. Мингайшә Хәсәнова белән Ислам Хәсәнов Инсульт кичергәч тә Мингайшә Хәсәнованы ничек итеп тәрбия кылулары хакында Ислам Хәсәновның хатыны Гөлия сөйләде. “Инсульт кичергән кешеләрне Арча хастаханәсенә салалар, Мингайшә апаны да шунда салдылар. Адай белән Арча арасында йөреп торырга, бик күп памперслар, дарулар алырга туры килде. Бурычка акча алырга мәҗбүр булдык. Аннан кайткач та дүрт ай урын өстендә ятты, үзем тәрбияләдем. Ашаттым, астын алыштырдым, юындырдым. Мунчаны ул бездә керә. Башта Ислам күтәреп йөртте, аңа авыр күтәрү ярамады, үзенә инфаркт була язды. Соңыннан үзем ташый башладым. Мин дә ничә кат операция кичергән кеше бит әле. Ничек итсәк иттек, әбине аякка бастырдык. Менә хәзер Әлфиянең “мин карады” дип акча алып ятуы билгеле булгач, гарьлегемнән еладым. Ул бит хатын-кыз, Мингайшә апаның урын өстендә ятуын бөтен авыл белде, аз гына булышырга керсә дә була иде”, ди Гөлия. “Тылсым” социаль хезмәте Мингайшә әбигә башкарган эшләрнең исемлеге бар (Азатлыкта фотолары бар – ред.). Ул хезмәт мөдире Нурсөя Мөбәрәкова тарафыннан имзаланган. Шушы вакыйгалар өскә калкып чыккач, Ислам Хәсәнов прокуратурага берничә гариза кертә. Берсе – Әлфия Хаҗиәхмәтованың карчыкны карый дип акча алып ятуын тикшерү турында булса, икенчесе – ай саен тапшырылган хисап актларында аның имзаларын “ясап” ятуы турында. Әмма дөреслек өскә калкып чыгар, канун бар бит әле, эшне прокуратура тикшерер дип көткән Хәсәновларның үзләрен тикшерә башлыйлар. Прокуратура: “Тикшерерлек нигез юк” 24 октябрь көнне Адай авылына микроавтобуска төялеп өч кеше килеп төшә. Мингайшә Хәсәнова йортына кергәндә Ислам Хәсәнов алардан таныклыкларын күрсәтүне сорый, әмма күрсәтүне кирәк дип тапмыйлар. Боларны ир видеога төшерә. Өйгә кергәч исә, әбинең алдына баш сузып: “Мингайшә апа, ничек сез Әлфия карамады дип әйтә аласыз, карады бит”, дип үгетлиләр һәм имза куярга кыстыйлар. Имза “Социаль яклау бүлеге билгеләгән караучыдан баш тартам”, дигән кәгазьгә кирәк була. Бары тик шунда гына әбинең кулы эшләмәве билгеле була социаль яклау хезмәткәрләренә. “Аның караучыдан баш тартуын видеога гына төшереп алыгыз алайса”, дигәннәре күренә видеода. Шул гына аңлашылмый: моңарчы караучы билгеләүгә ризалык бирмәгән, гариза язмаган әби ник бүген аннан баш тарту турында язарга тиеш? Прокуратурага язылган гаризаларның язмышы сәер тәмамлана. Прокуратура аларны “Тылсым” социаль яклау бүлегенә юллый һәм алар җибәргән җавапны Ислам Хәсәновка күчереп язып, “прокурор тикшерүе уздыру өчен нигез юк” дип җавап бирә. “Тикшерү барышында, М.М.Хәсәновага, 03-291 санлы килешү нигезендә 01.12.2017елдан 01.11.2018 елга кадәр гарантияләнгән һәм өстәмә социаль хезмәт күрсәтүләр башкарылуы турында билгеле булды. Социаль хезмәтләр Ә.Хаҗиәхмәтова тарафыннан күрсәтелгән” диелә бу җавап хатында. Мингайшә апа Ислам Хәсәнов бу җаваптан риза булмыйча, прокуратурага тагын бер гариза кертә, канун көченә өметен өзми. Тик тарих башка борылыш ала. “Күпне күреп, күпне сөйләшеп йөргән” Хәсәновларның үзләрен тикшерә башлыйлар. 25 ноябрь көнне Хәсәновларга полициядән, прокуратурадан берәр хезмәткәр, җирле фельдшер һәм авыл җирлеге сәркатибе белән берлектә тагын өч хатын килеп керә. Соңгы өч хатынның кемнәр, кайдан икәне билгесез. Ислам Хәсәнов ничек кенә сорамасын, хатыннардан берсе дә таныклык күрсәтми. “Полиция белән прокуратурадан булганнарын формасыннан таныдым, ә менә хатыннарны танымадым. Икесе безнең янда утырды, берсе соңыннан гына керде. Улым Исмал аның абзарда йөрүен күргән. Мингайшә апа да соңыннан шул хатынның өендә актарынып йөрүен сөйләде. Мәҗбүр итә-итә газын кабызырга кушкан. Ул өйгә кергәч үзе дә әйтеп утырды: “Газын кабызырга куштым, анда янгын чыгарга мөмкин булган йорт икән. Ничек сез әбине кул куймаган дип әйтә аласыз, ул бит сөйләшә дә алмый, минем инсульттан соң булган кешеләрне күргән бар, дип әйтте” дип искә ала Ислам. Чакырылмаган “кунак”лар ирнең рәсми рәвештә эшсез булуына да бәйләнә. Әбинең акчаларын кая тотканыгызны да тикшертәм, диде “Үзең эшләмисең, өч балаңны ничек карыйсың? Опека белән килеп тикшерергә кирәк әле сине. Бөтен нәрсәгезне тикшертәм әле мин сезнең, әбинең акчаларын кая тотканыгызны да тикшертәм. Газ хезмәтен, янгын сүндерүчеләр җибәрәм”, дип әйтеп утырды . Хәзер бар да ул әйткәнчә бара. Без аның фоторәсемен “Тылсым” социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән төшкән гомуми бер фотода таптык, әмма анда да исеме язылмаган”, дип сөйләде Азатлыкка Ислам. Ислам әйтүенчә, гаиләнең хәлләре катлауланачак дигән вәгъдә сүзләре чынга ашкан. 26 ноябрьдә Мингайшә Хәсәнованы тикшерергә газ хезмәте вәкилләре килеп төшә һәм Ислам Хәсәновтан гарантия йөкләмәсе яздыра. Мингайшә апаның йортында ниндидер фаҗига булса, ул җаваплылыкны тулаем үз өстенә алам дип язып имза куя. Икенче көнне, 27 ноябрьдә үзләрен көттермичә МЧС хезмәткәрләре килеп төшә. Имеш, планлы тикшерү эшләре бар. Никтер ул тикшерү генә Саба районына караган хезмәткәрләр тарафыннан башкарыла һәм бу авылда бары тик ике йортка гына кагыла – Ислам Хәсәновлар йортына һәм Мингайшә Хәсәновага. Кунакларның килүе моның белән генә тәмамланмый. Ислам Хәсәнов өенә полиция хезмәткәрләре килгән һәм әбинең пенсия акчасын нәрсәләргә сарыф итүләре турында сорау алган. “Тылсым” социаль хезмәте Ислам Хәсәновлар гаиләсе өстеннән гариза язган. Кыскача эчтәлеге: әбинең пенсиясен алып үзләре өчен тота, әбигә бирмиләр. “Бер дә ясалма имзаларны тикшермиләр, ә пенсияне тикшерәләр”, дип гаҗәпләнә Ислам. “Прокуратура, ә безне кем яклый?” 28 ноябрьдә исә Ислам Хәсәнов Кукмара районы прокуратурасына бара һәм биредә дә аның керемнәре белән кызыксыналар. “Министрлыктан шундый сорау килде” дигән сылтау табыла, әмма нинди министрлык икәнен әйтеп тормыйлар. Авыл кешесенә прокуратура ни, министрлык ни, депутат ни, барысы да “өстәге” кешеләр булып санала. “Авыл җирендә эш юк. 55 яшьлек ирне беркем дә эшкә алырга атлыгып тормый, шул төрле эшләрдә йөреп акча табам инде. Баганалар ясыйм, эретеп ябыштыру белән шөгыльләнәм. Олы улым балигъ булды инде, ул – музыкант, мәҗлесләрдә, төрле чараларда катнашып акча эшли. Ай саен 5-7 мең сумлык сөт тапшырабыз. Ел саен мал үстереп суябыз, бары да, югы да үзебезнеке – башкалардан начаррак яшибез дип санамыйм”, ди Ислам Хәсәнов. Мингайшә апа яшәгән йорт “Мин 2013 елдан бирле Мингайшә апаның опекуны булып торам. Аның өчен аена 1200 сум түлиләр. Акча җиткерә алмагач, Мингайшә апа да авырып китеп, бурычка акча алырга мәҗбүр булгач, колхозга эшкә чыккан идем, рәсми рәвештә эшләгәч, пенсия фондына хезмәт хакымнан процентлар күчкән дә, миңа шелтә булды. Опекун булган кешегә эшләп йөрергә ярамый икән, шул 1200 сумга гына яшисе икән. Ике айлык 2400 сумны кире алдылар”, дип сүзгә кушыла аның хатыны Гөлия. Мин бит әле канун бардыр дип йөри идем, прокурорга да ышандым “Хәзер керемнәрне тикшереп, яшәү минимумыннан аз икән дип балаларны да алып китсәләр, бик кызык булачак икән. Мин бит әле канун бардыр дип йөри идем, прокурорга да ышандым. Элек сүз әйткән өчен терәп ата торган булганнар, ә хәзер шулай тикшерүләр җибәреп үзең бауга менәрлек итәләр икән. Әллә газовиклар, МЧСлар җибәргәннән соң әбинең йортына ут төртергә җыеналар микән? Мин инде болардан нәрсә көтәргә дә белмим”, ди Ислам Хәсәнов. Азатлык Мингайшә Хәсәнованың үзе белән дә сөйләште. Ул Ислам Хәсәновларда яшәргә риза түгел, үз өендә яшәргә тели. Әлфия Хаҗиәхмәтованың үзен карамавын да анык итеп әйтә. Азатлык Кукмара районының “Тылсым” социаль хезмәте җитәкчесе Нурсөя Мөбарәкова белән элемтәгә керергә тырышты, әмма ул җәелеп китеп аңлатма бирергә теләмәде. “Ислам Хәсәновлар ниләр сөйләгәнен белмим, әмма сез әйткән фактлар дөреслеккә туры килми. Әлфия Хаҗиәхмәтова турында бер начар фикер дә әйтә алмыйм. Озак еллар безнең оешмада уңышлы эшли. Мингайшә Хәсәнованы да карады”, дип телефоннан сөйләшмим, теләсәгез Кукмарага килегез, очрашып сөйләшербез дип сүзне кыска тотып трубканы куйды. Апас районында чикләүләргә эләккән өч каз түшкәсен бульдозер белән таптатып дан казанган, хәзерге вакытта Кукмара районы прокуроры булып эшләүче Ришат Шакиров белән Азатлык элемтәгә керде, әмма оператив җавап ала аламадык. Азатлык радиосы язмасы, видео һәм фотосы (чит ил агентлыгы)

Тулырак -> “Гарьлегемнән еладым” – Кукмарада 85 яшьлек ялгыз әби тирәсендәге гаугадан соң 55 яшьлек ирне прокуратура “бауга менәрлек итә” | Tatar Today - татар яңалыклары.

Ялган имза Фотосурәтне Мингайшә апаның абыйсының малае, күршедә генә яшәүче Ислам Хәсәнов күрә һәм аптырашта кала. Әбине бит килеп хәлен белүчеләр юк, дип сөйләде ул Азатлыкка. Кукмара районының Instagran сәхифәсе “Без бу хәлне күреп бик аптырадык, чөнки аны бездән башка караучы булганы юк. Фоторәсем пәйда булганчы, минем хатынга Әлфия Хаҗиәхмәтова килгән һәм ул: “Районнан, социаль яклау бүлегеннән әбине туган көне белән котларга килергә җыеналар, Әлфия әбине карыймы дип сорасалар, карый дип әйтерсең, мин сиңа караганда “старший”, дигән. Өстәл япмасы астында ниндидер кәгазьләр дә калдырганын әйткән, шуларны күрсәтергә кушкан”, дип исенә төшерә ул.

Ир бу сүзләрне ишеткәч, япма астындагы кәгазьләрне карарга Мингайшә апага кереп китә һәм күрсәтелгән хезмәтләр актына (акт сдачи-приемки оказанных услуг) тап була. Актта Мингайшә Хәсәнова имзасы тора.

“Мин бу хәлгә аптырамас та идем, ләкин Мингайшә апаның кулы эшләми, ул авырый, кулын күтәрә дә алмый. Ул быелның гыйнварында инсульт кичерде, нәтиҗәдә кулы хәрәкәтләнми. Гыйнвар аенда нотариуста ышанычнамә ясаттык һәм аның өчен имзаны минем хатын куя”, ди ул.

Мингайшә Хәсәнова белән Ислам Хәсәнов

Инсульт кичергәч тә Мингайшә Хәсәнованы ничек итеп тәрбия кылулары хакында Ислам Хәсәновның хатыны Гөлия сөйләде.

“Инсульт кичергән кешеләрне Арча хастаханәсенә салалар, Мингайшә апаны да шунда салдылар. Адай белән Арча арасында йөреп торырга, бик күп памперслар, дарулар алырга туры килде. Бурычка акча алырга мәҗбүр булдык. Аннан кайткач та дүрт ай урын өстендә ятты, үзем тәрбияләдем. Ашаттым, астын алыштырдым, юындырдым. Мунчаны ул бездә керә. Башта Ислам күтәреп йөртте, аңа авыр күтәрү ярамады, үзенә инфаркт була язды. Соңыннан үзем ташый башладым. Мин дә ничә кат операция кичергән кеше бит әле. Ничек итсәк иттек, әбине аякка бастырдык. Менә хәзер Әлфиянең “мин карады” дип акча алып ятуы билгеле булгач, гарьлегемнән еладым. Ул бит хатын-кыз, Мингайшә апаның урын өстендә ятуын бөтен авыл белде, аз гына булышырга керсә дә була иде”, ди Гөлия. “Тылсым” социаль хезмәте Мингайшә әбигә башкарган эшләрнең исемлеге бар (Азатлыкта фотолары бар – ред.). Ул хезмәт мөдире Нурсөя Мөбәрәкова тарафыннан имзаланган.

Шушы вакыйгалар өскә калкып чыккач, Ислам Хәсәнов прокуратурага берничә гариза кертә. Берсе – Әлфия Хаҗиәхмәтованың карчыкны карый дип акча алып ятуын тикшерү турында булса, икенчесе – ай саен тапшырылган хисап актларында аның имзаларын “ясап” ятуы турында.

Әмма дөреслек өскә калкып чыгар, канун бар бит әле, эшне прокуратура тикшерер дип көткән Хәсәновларның үзләрен тикшерә башлыйлар.

Прокуратура: “Тикшерерлек нигез юк”

24 октябрь көнне Адай авылына микроавтобуска төялеп өч кеше килеп төшә. Мингайшә Хәсәнова йортына кергәндә Ислам Хәсәнов алардан таныклыкларын күрсәтүне сорый, әмма күрсәтүне кирәк дип тапмыйлар. Боларны ир видеога төшерә.

Өйгә кергәч исә, әбинең алдына баш сузып: “Мингайшә апа, ничек сез Әлфия карамады дип әйтә аласыз, карады бит”, дип үгетлиләр һәм имза куярга кыстыйлар. Имза “Социаль яклау бүлеге билгеләгән караучыдан баш тартам”, дигән кәгазьгә кирәк була. Бары тик шунда гына әбинең кулы эшләмәве билгеле була социаль яклау хезмәткәрләренә. “Аның караучыдан баш тартуын видеога гына төшереп алыгыз алайса”, дигәннәре күренә видеода. Шул гына аңлашылмый: моңарчы караучы билгеләүгә ризалык бирмәгән, гариза язмаган әби ник бүген аннан баш тарту турында язарга тиеш?

Прокуратурага язылган гаризаларның язмышы сәер тәмамлана. Прокуратура аларны “Тылсым” социаль яклау бүлегенә юллый һәм алар җибәргән җавапны Ислам Хәсәновка күчереп язып, “прокурор тикшерүе уздыру өчен нигез юк” дип җавап бирә.

“Тикшерү барышында, М.М.Хәсәновага, 03-291 санлы килешү нигезендә 01.12.2017елдан 01.11.2018 елга кадәр гарантияләнгән һәм өстәмә социаль хезмәт күрсәтүләр башкарылуы турында билгеле булды. Социаль хезмәтләр Ә.Хаҗиәхмәтова тарафыннан күрсәтелгән” диелә бу җавап хатында.

Ислам Хәсәнов бу җаваптан риза булмыйча, прокуратурага тагын бер гариза кертә, канун көченә өметен өзми. Тик тарих башка борылыш ала. “Күпне күреп, күпне сөйләшеп йөргән” Хәсәновларның үзләрен тикшерә башлыйлар.

25 ноябрь көнне Хәсәновларга полициядән, прокуратурадан берәр хезмәткәр, җирле фельдшер һәм авыл җирлеге сәркатибе белән берлектә тагын өч хатын килеп керә. Соңгы өч хатынның кемнәр, кайдан икәне билгесез. Ислам Хәсәнов ничек кенә сорамасын, хатыннардан берсе дә таныклык күрсәтми.

“Полиция белән прокуратурадан булганнарын формасыннан таныдым, ә менә хатыннарны танымадым. Икесе безнең янда утырды, берсе соңыннан гына керде. Улым Исмал аның абзарда йөрүен күргән. Мингайшә апа да соңыннан шул хатынның өендә актарынып йөрүен сөйләде. Мәҗбүр итә-итә газын кабызырга кушкан. Ул өйгә кергәч үзе дә әйтеп утырды: “Газын кабызырга куштым, анда янгын чыгарга мөмкин булган йорт икән. Ничек сез әбине кул куймаган дип әйтә аласыз, ул бит сөйләшә дә алмый, минем инсульттан соң булган кешеләрне күргән бар, дип әйтте” дип искә ала Ислам.

Чакырылмаган “кунак”лар ирнең рәсми рәвештә эшсез булуына да бәйләнә.

Әбинең акчаларын кая тотканыгызны да тикшертәм, диде

“Үзең эшләмисең, өч балаңны ничек карыйсың? Опека белән килеп тикшерергә кирәк әле сине. Бөтен нәрсәгезне тикшертәм әле мин сезнең, әбинең акчаларын кая тотканыгызны да тикшертәм. Газ хезмәтен, янгын сүндерүчеләр җибәрәм”, дип әйтеп утырды . Хәзер бар да ул әйткәнчә бара. Без аның фоторәсемен “Тылсым” социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән төшкән гомуми бер фотода таптык, әмма анда да исеме язылмаган”, дип сөйләде Азатлыкка Ислам.

Ислам әйтүенчә, гаиләнең хәлләре катлауланачак дигән вәгъдә сүзләре чынга ашкан. 26 ноябрьдә Мингайшә Хәсәнованы тикшерергә газ хезмәте вәкилләре килеп төшә һәм Ислам Хәсәновтан гарантия йөкләмәсе яздыра. Мингайшә апаның йортында ниндидер фаҗига булса, ул җаваплылыкны тулаем үз өстенә алам дип язып имза куя.

Икенче көнне, 27 ноябрьдә үзләрен көттермичә МЧС хезмәткәрләре килеп төшә. Имеш, планлы тикшерү эшләре бар. Никтер ул тикшерү генә Саба районына караган хезмәткәрләр тарафыннан башкарыла һәм бу авылда бары тик ике йортка гына кагыла – Ислам Хәсәновлар йортына һәм Мингайшә Хәсәновага.

Кунакларның килүе моның белән генә тәмамланмый. Ислам Хәсәнов өенә полиция хезмәткәрләре килгән һәм әбинең пенсия акчасын нәрсәләргә сарыф итүләре турында сорау алган. “Тылсым” социаль хезмәте Ислам Хәсәновлар гаиләсе өстеннән гариза язган. Кыскача эчтәлеге: әбинең пенсиясен алып үзләре өчен тота, әбигә бирмиләр. “Бер дә ясалма имзаларны тикшермиләр, ә пенсияне тикшерәләр”, дип гаҗәпләнә Ислам.

“Прокуратура, ә безне кем яклый?”

28 ноябрьдә исә Ислам Хәсәнов Кукмара районы прокуратурасына бара һәм биредә дә аның керемнәре белән кызыксыналар. “Министрлыктан шундый сорау килде” дигән сылтау табыла, әмма нинди министрлык икәнен әйтеп тормыйлар. Авыл кешесенә прокуратура ни, министрлык ни, депутат ни, барысы да “өстәге” кешеләр булып санала.

“Авыл җирендә эш юк. 55 яшьлек ирне беркем дә эшкә алырга атлыгып тормый, шул төрле эшләрдә йөреп акча табам инде. Баганалар ясыйм, эретеп ябыштыру белән шөгыльләнәм. Олы улым балигъ булды инде, ул – музыкант, мәҗлесләрдә, төрле чараларда катнашып акча эшли. Ай саен 5-7 мең сумлык сөт тапшырабыз. Ел саен мал үстереп суябыз, бары да, югы да үзебезнеке – башкалардан начаррак яшибез дип санамыйм”, ди Ислам Хәсәнов.

Мингайшә апа яшәгән йорт “Мин 2013 елдан бирле Мингайшә апаның опекуны булып торам. Аның өчен аена 1200 сум түлиләр. Акча җиткерә алмагач, Мингайшә апа да авырып китеп, бурычка акча алырга мәҗбүр булгач, колхозга эшкә чыккан идем, рәсми рәвештә эшләгәч, пенсия фондына хезмәт хакымнан процентлар күчкән дә, миңа шелтә булды. Опекун булган кешегә эшләп йөрергә ярамый икән, шул 1200 сумга гына яшисе икән. Ике айлык 2400 сумны кире алдылар”, дип сүзгә кушыла аның хатыны Гөлия.

Мин бит әле канун бардыр дип йөри идем, прокурорга да ышандым

“Хәзер керемнәрне тикшереп, яшәү минимумыннан аз икән дип балаларны да алып китсәләр, бик кызык булачак икән. Мин бит әле канун бардыр дип йөри идем, прокурорга да ышандым. Элек сүз әйткән өчен терәп ата торган булганнар, ә хәзер шулай тикшерүләр җибәреп үзең бауга менәрлек итәләр икән. Әллә газовиклар, МЧСлар җибәргәннән соң әбинең йортына ут төртергә җыеналар микән? Мин инде болардан нәрсә көтәргә дә белмим”, ди Ислам Хәсәнов.

Азатлык Мингайшә Хәсәнованың үзе белән дә сөйләште. Ул Ислам Хәсәновларда яшәргә риза түгел, үз өендә яшәргә тели. Әлфия Хаҗиәхмәтованың үзен карамавын да анык итеп әйтә.

Азатлык Кукмара районының “Тылсым” социаль хезмәте җитәкчесе Нурсөя Мөбарәкова белән элемтәгә керергә тырышты, әмма ул җәелеп китеп аңлатма бирергә теләмәде. “Ислам Хәсәновлар ниләр сөйләгәнен белмим, әмма сез әйткән фактлар дөреслеккә туры килми. Әлфия Хаҗиәхмәтова турында бер начар фикер дә әйтә алмыйм. Озак еллар безнең оешмада уңышлы эшли. Мингайшә Хәсәнованы да карады”, дип телефоннан сөйләшмим, теләсәгез Кукмарага килегез, очрашып сөйләшербез дип сүзне кыска тотып трубканы куйды.

Апас районында чикләүләргә эләккән өч каз түшкәсен бульдозер белән таптатып дан казанган, хәзерге вакытта Кукмара районы прокуроры булып эшләүче Ришат Шакиров белән Азатлык элемтәгә керде, әмма оператив җавап ала аламадык.

Тулырак: Tatar Today

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш