Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Газ иснәп яшьүсмер үлгән

Сентябрь ае башында көннәрнеӊ берендә Өфе шәһәрендә 16 яшьлек үсмер иртән маршрут автобусына утыра. Бераздан ул йөртүчедән автобусны туктатуын сорый. Автобустан чыгуга җиргә егыла һәм аӊын югалта.

Аныӊ янында булганнар «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыралар. Әмма табиблар килгәнче егет инде вафат була. Чакырылган полиция хезмәткәрләре егетнеӊ кесәсеннән йорт кирәк-яракларына куллана торган кечкенә газ баллоны табалар. Беренче нәтиҗәләрдән күренгәнчә, яшьүсмернеӊ үлеменә нәкъ шушы газ иснәү китергән, дип фаразларлана.

Ачыкланганча, бу егет Өфе шәһәре  колледжыныӊ беренче курсында укыган, дәресләргә бик теләп йөрмәгән. Танышлары сүзе буенча, ул шундый газлар иснәү белән мавыккан. Егет тулы гаиләдә үсмәгән, әнисе юк, әтисе ата хокукларыннан мәхрүм ителгән була, тәрбиясе белән әбисе шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе