Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Газ пичләре белән сак булыйк (фото)

"Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау" программасы нигезендә "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Эдуард Перемечев белән очрашты.

Очрашу барышында Эдуард Николаевич өлкәннәребезгә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең кеше тормышы өчен гаять тә әhәмиятле икәнлеген ассызыклап үтте. Республика буенча янгыннарда булган үлем очраклары турында сөйләде, янгын килеп чыгуның сәбәпләрен атап үтте. Шулай ук өйләрдә газ пичләре белән саклык чараларын төгәл үтәүне искәртте.

Очрашу ахырында Эдуард Перемечев гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракларда нинди телефон номерлары буенча хәбәр итәргә кирәклеген искә төшерде, дип хәбәр итәләр «Наз» бүлекчәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250