Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Газ шартлаган, өй исән, әмма...

Хатын гәүдәсенең яртысы диярлек пешкән.

Газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә Калтасы районында яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз җитди тән пешүләре алган. Әлеге хәл кичә кичке унынчы яртыда Буралы авылында булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә билгеләнүенчә, Чапаев урамындагы 3нче йортта 50 литрлы газ баллоны булган. Бер катлы агач йорт янмаган, әмма конструкцияләр, түшәм зыян күргән, 4 тәрәзә челпәрәмә килгән һәм өйгә такта янкорма шартлаган. Кызганычка каршы, шартлау нәтиҗәсендә 1972 елгы хатын-кыз тәненең 45 проценты термик пешүләр алган. Хатын шунда ук хирургия бүлегенә озатылган. Урында тикшерү һәм газ хезмәтләре эшли.
Фото: gtrk.tv
Автор: Гөлия Мөгаллимова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Gaz-shartlagan--y-is-n--mma-370760/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газ баллоны шартлау