Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Газон үләне чәчәбезме?

Җимеш агачларының файдасы күп, ә менә газон нинди файда китерә соң, дисезме?

Беренчедән, бакчасында шундый матурлык тудыра алуы белән хуҗа үзе дә горурлана ала. Икенчедән, белгечләр исбатлавынча, мондый яшеллек кешенең сәламәтлеген саклауда зур роль уйный.

Медицина белгечләре газонның, тирә-яктагы тавышларны үзенә “йотып”, кешенең нерв системасын тынычландыруын белдерә. Газонның тагын файдалы ягы: ул, тузан бөртекләрен һәм зарарлы парларны үзенә суырып, һаваны чистарта

Газондагы үлән фотосинтез вакытында кислород бүлеп чыгара. Хәтта зур булмаган, метрга метр мәйданда үскән газон да тәүлек эчендә өч кешене кислород белән тәэмин итә.

Моннан тыш, газон — балаларга уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен экологик яктан иң чиста һәм уңайлы урын.

Яшел төсне без матурлык таратучы, яшәү дәрте тудыручы төс буларак яратабыз, ә психологлар аны, нерв системасын тынычландыру өчен файдалы, ди.

Экологлар әйтүенчә, газонлы бакчада аерым үзенчәлекле микроклимат урнаша: һава чистарак һәм дымлы була.

Чынлап та, бакчаңда яшел йомшак келәм кебек җәелеп яткан хәтфә үлән чәчеп үстерү ул кадәр үк кыен эш түгел, теләк кенә булсын.

Бәрәңгене, кишерне, суганны бетереп,әллә газон чәчәбезме?

Интернет битләреннән

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газон