Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гел таң калдыра бу Сәлимә апа, тагын битенә менә нәрсә куйган

Сагынышканнар, сөйләшер сүзләре күбәйгән, истәлекләрне яңартып, матур кунак булганнар...

“Сыйныфташ кызлар очрашуының чираттагысы, - Салавычта, искиткеч гади, кунакчыл Әнисә һәм Әмир Нәсыйховлар гаиләсендә булды , – дип яза ул бу юлы социаль челтәрдәге шәхси битенә. – Сагынышканбыз, сөйләшер сүзләр күбәйгән, истәлекләрне яңартып, матур кунак булдык. Афәрин, Нәсыйховлар, классташлар!!!!!”

 Киләсе елга мәктәпне тәмамлауларына 40 ел буласы икән. Шигъри җанлы, оештыру сәләте ташып торган, нәрсәгә тотынса да гөлләр кебек башкарып чыгучы Сәлимә ападан үрнәк аласы иде дә бит, юк шул, аның өчен Сәлимә апа һәм аның дуслары, Яңгулдагы авылдашлары, сыйныфташлары кебек булырга кирәк шул! Яшәүдән ямь-тәм табып яшәүче райондашларыбызга “Афәрин” дими ни дисең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу