Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үгез елын дөрес каршылагыз!

Яңа ел каршылау белән бәйле күп тылсымлы сынамышлар бар. Сез аларны беләсезме?

Халык арасында Яңа елны каршылауның иң таралган кагыйдәләре бар. Аларны искә да комачауламас.

Елның беренче минутында шампанлы бокалын өйләнмәгән егет белән чәкәштергән хатын-кызга мәхәббәт киләчәк.

Иске елның соңгы минутында мандарин яисә виноград ашап куйсагыз, киләсе елда бай булачаксыз.

Елның беренче мизгелләрендә яраткан кешеңне үпсәң, Яңа елда гел аңлашып кына, тату яшәячәксез.

Теләкләр үтәлсен өчен аларны кәгазьгә язып, яндырып, көлен шампан шәрабы белән эчеп куярга кирәк.

Ә менә нәкъ Үгез елын каршылаганда ниләр эшләргә кирәклеген беләсезме? Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, ләкин алар бераз сәеррәк:

Яңа елда акча, уңыш, тыныч тормыш җәлеп итәр өчен аны каршылаганда, тәрәзәдән башны тыгып, үгез кебек мөгрәп алырга кирәк.

Яңа елда “мөгезләр” булмасын өчен өлкәннәр маңгаен ишеккә ышкып алырга тиеш икән...

Менә шулай, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап