Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үгез елын каршылаганда ниләр бүләк итәргә?

Тиздән 2021 ел ишек шакыячак. Якыннарыгызга дөрес бүләкләр ясагыз!

Ак металлик Үгез елында кешегә көндәлек тормышта кирәк булачак бүләкләр ясарга кирәк. Мәсәлән, аш-су бүлмәсендә еш кулланылачак савыт-саба, кирәк-ярак – үгез рәсеме төшкән чынаяк, алъяпкыч һәм башкалар.

Бүләкләрнең төсе ак, металлик булса яхшы.

Табигать кочагына чыкканда кулланыла торган җиһазлар бүләк итсәгез дә әйбәт булыр.

Якыннарыгызны йомшак халат, җылы плед белән сөендерсәгез дә үгез күңеленә хуш килер.

Ә инде юмартланып китсәгез, ике дә уйламыйча көнкүреш техникасы бүләк итегез. Мәсәлән, блендер, миксер, каһвә пешерә торган җайланма һәм башкалар, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа елга бүләк