Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үгез гөмбә җыючыны сөзеп үтергән

Ир-ат фаҗига урынында ук үлә, кабыргалары сынган хатын-кыз хастаханәгә озатыла.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кичә Татарстанның Нурлат районы Каравыл Тавы авылы янында үгез 62 яшьтәге ир-ат һәм аның янындагы хатын-кызга ташлана. Үгез сөзүеннән алган җәрәхәтләрдән ир-ат фаҗига урынында ук җан бирә. Кабыргалары нык сынган хатын-кыз хастаханәгә озатыла.
Бу һөҗүм буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Якушкино авылыннан ирле-хатынлы ике кеше кырга гөмбә җыярга чыга. Икесе дә нык исерек булган. Бу вакытта көтүче елга аша сыер көтүен чыгарган. Бер үгез кинәт гөмбә җыючыларга ташлана, моның сәбәпләре әлегә билгесез. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.
Фото: kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250