Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үгезеӊә хуҗа була алмасаӊ

57 яшьлек крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы үзенеӊ гаебен танымаса да, ул ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә һәм бу карар 4 елга сынау срогы белән чыгарылган

Татарстанда, Биектау районы Торнаяз авылында 2016елныӊ 31 октябрендә үгез сөзгәннән соӊ олы яшьтәге хатын-кыз вафат булган иде. Һәм бу үлем өчен үгез хуҗасы – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы җинаять җаваплылыгына тартылган.

Ул көзге көнне көтүдән качкан үгез авыл урамы буйлап йөри. Өе янында йөргән үгезне күреп, хуҗа хатын аны куарга тотына. Әмма иректә йөргән үгезгә бу ошамый, нәтиҗәдә ул хатынны сөзә, таптый башлый. Моны күргән күршесе сәнәк тотып хайванга ташлана, хатынны коткарып кала. Эчке органнары зарарланган, аяк һәм оча сөяге, кабыргалары сынган зыян күрүчене хастаханәгә озаталар. Кызганыч, ике атнадан соӊ алган яралардан бу хатын-кыз вафат була.

57 яшьлек крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы үзенеӊ гаебен танымаса да, ул ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә һәм бу карар 4 елга сынау срогы белән чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал